Иң матур татар кызлары ТОП-10 (ФОТО)

TOP-Antopos журналы белән оештырылган әлеге рейтингта артист, җырчы, спортчылар һәм бөтен дөньяга танылган модель катнашкан.

 

 

 

 

 

 

 

10 урын. Карина Абдуллина ( 1976 елның 13 гыйнваре) - чыгышы белән татар, Казахстан җырчысы һәм артисткасы. "Мюзикола" төркеме солисткасы.

9 урын. Айдан Шенер (1963 елның 1 марты) -  "Королёк — птичка певчая" сериалында Фәридә ролен уйнаган артистка. 1877 елда Айданның туганнары мәҗбүри христианлаштырудан куркып, Казаннан Төркиягә китәләр. 2000 һәм 2004 елны Айдан Казанга кунакка кайта. 

8 урын. Аида Гарифуллина (1987 елның 30 сентябре) - татар эстрадасы җырчысы.

7 урын.  Нәфисә Хайруллина (1988 елның 3 феврале) - Галиәскәр Камал театры артисткасы. "Вконтакте"дагы бите: vkontakte.ru/id62165727

6 урын. Резеда Хазеева ( 1987 елның 12 ноябре ) - "Мисс Казань" 2009.  "ВКонтакте"дагы бите: vkontakte.ru/id6738585

5 урын. Ирина Шарипова (1992 елның 7 феврале) - "Мисс Татарстан 2010", Беренче "вице-Мисс Россия 2010", "Мисс Мира  2010" конкурсында Рәсәйне күрсәтүче. Иринаны татар кызы дип атыйлар, ләкин аның туганнары арасында үзбәкләр, руслар һәм украинлылар бар. "Вконтакте"дагы бите: vk.com/irina_shar

4 урын. Алинә Кабаева (1983 елның 12 мае) - танылган спортчы. Берничә кат Олимпия уеннары чемпионы булды, бүгенге көндә Алинә - дәүләт Думасы депутаты.  Алинә танылган футболчы Марат Кабаевның кызы. Әтисе чыгышы белән татар. 

3 урын. Алсу (1983 елның 27 июне) - Татарстанның халык артисткасы. 2008 елда татар телендә альбомын чыгара. 

2 урын. Ирина Шәйхрисламова (1986 елның 6 гыйнваре), күбрәк Ирина Шейк исеме астында танылган. Әтисе ягыннан - татар. Модель эше 2004 елда башланып китә. Ул чорда Ирина Чиләбедә узган "Супермодель-2004" бәйгесендә җиңүче була. 2005 елда ул Европада, аннары соң АКШта эшли башлый.

1 урын. Чулпан Хамматова (1975 елның 1 октябре) - иң матур татар кызы, театр һәм кино артисткасы.

Чыганак

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.03.2012 20:09:25

Иң матур татар кызы - НӘФИСӘ!!!!!

05.03.2012 16:29:01

Ин чибэре Шэрипова белэн Нэфисэ конечно!
Тик нигэдер блондинкаларга урын бирелмэгэн.
э гомумэн алсак Татарстанда куп чибэр туташлар хэм ханымнар!

05.03.2012 14:37:07

алинэ бэширова ин матур татар кызы

05.03.2012 12:58:55

Нәфисә, Алсу, Чулпан - аларын әйтсәң дә ярый инде. Нәфисә бигрәктә, үзебездә, Казанда, үзебезнең халыкка хезмәт итә. Ә Кабаева сы ниемә кирәк, чибәрлеге дә шуның кадәр генә, үзен татар дип тану башлавы да, депутатлыкка сикерер алдыннан гына барлыкка килде югыйсә.

05.03.2012 10:54:27

Татарстанда яшэуче чын татар кызлары беткэн идемени, эллэ кайдагы, чыбык очы тал башы татар каны эз генэ кушылган катнаш халык кызларына урын биреп утырмасагыз.

05.03.2012 01:45:39

барысы да бик матур кызлар. Ирина Шейкнын да татар кызы икэнен белмэгэн идем.

Последние комментарии