Интернетта Дарья Канануханың туй күлмәге киеп төшкән фотолары пәйда булган

"Холостяк" проектының өченче сезон җиңүчесе Дарья Канануха Instagram га үзенең туй күлмәгеннән төшкән фотоларын элгән. "Туй күлмәге кигәч, үземне иң бәхетеле кеше итеп тойдым", - дип язып та куйган якташыбыз.

Ләкин кызның чыннын да кияүгә чыгуы-чыкмавы яисә фотосессия өчен генә киенүеме-түгелме - һаман да билгесез булып кала. 

Үткән атнада Тимур Бәдретдинов исә өйләнергә җыенмавын хәбәр иткән иде. "Бернинди дә туй көтмәгез, мин әле дә буйдак", - дип белдерде ул "Машук-2015" яшьләр форумында. 

Казанда Comedy Club программасын төшергәндә Тимур кызга бик зур розалар букеты да бирде, әмма, күз алдында ук, Дашаның үкенеченә каршы, шундый ук букетны егет үзе артыннан Казанга махсус килгән "Холостяк" финалисты Галина Ржаксенскаяга да бүләк итте.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии