Интернетта Хәния Фәрхигә багышлап шигырьләр язалар

Күңелсез хәбәргә һаман ышанып җитеп булмый. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар...

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары -  "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

Интернетта мәрхүмәнең якты истәлегенә багышлап шигырьләр килә.

Хәния Фәрхигә

Жырларыңда чишмә агышлары,
Моңнарыңда хисләр ташкыны.
Йөзләреңдә барлык гүзәллекнең
Тап кунмаслык сөю сафлыгы.

җырларыңда көйләп күңелләрнең
Сагыш-кайгыларын таратты.
Киң күңеле, ачык йөзе белән
Бар галәмне сөйде, яратты.

Мәхәббәтнең үзе кебек гүзәл
Җырчы кошы булып сайрады.
Һәр кешенең йөрәгенә кереп,
Язмышларын алдан юрады.

Ялгызларга өмет бирә алды,
Сугылганга сузды кулларын,
Хатын-кызга дус һәм иптәш булды
Җиңеләйтте барыр юлларын.

Зур югалту, ачы хәсрәт салдың,
Югалтудан халык баш ия
Җир куены мамык түшәк булып
Кабул итсен сине, Хәния!

27.07.17. Гөлнур Ибраһим



Хәния апа Фәрхи истәлегенә(((

Әкерен генә бөек затлар китә...
Легендалар китә арадан
Хәния апа, синең кебек җырчы
Булыр микән тагын яңадан?!

 Яшик әле, яшик, дидең дә син,
Ә бүген син үзең киттең бит.
Күңелләрне безнең җырларыңнан,
Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит...

Җыр-моңнарга тулы йөрәккәең,
Тормыш булгач, барсын кичергән.
Синең кебек булмас инде кабат,
Сәхнәләрдә шулай өздергән.

Сандугачлар китә иде көзгә,
Син җәйләрне никтер сайлаган...
Җырчы сандугачым, нигә очтың,
Нигә киттең безнең арадан...

Бу хәбәрне йөрәк кабул итми,
Юк, булмастыр, исән син, исән!
Үлемнән шул качып калып булмый,
Тәкъдиреңә язылган икән.

Урыннарың оҗмахларда булсын,
Сайрар сандугачы халкымның.
Синең җырлар белән басарбыз без,
Йөрәкләрнең янган ялкынын.

Вәсиләсез, калдык Әлфиясез,
Хәниясез иттең, әй, Ходай,
Моңлылар да сиңа кирәкмени?..
Ятим иттең, Раббым, ник болай...

Әкерен генә бөек затлар китә,
Сандугачлар китә яңадан...
Йөрәк бушап калган кебек булды ,
Хәния апа киткәч арадан...

Җыр-моңнарың истәлеккә калыр,
Әлдермешләр әле җырланыр...
Шул җырларны тыңлаганда менә,
Йөрәкләрдә ялкын ут яныр...

Инзилә Галиуллина 27.07.17

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии