Ирек Галиев: “Көнләү гаиләне боза гына!”

Гел гастрольдә йөргән, тамашачы арасында популярлык казанып өлгергән ирнең хатыны көнләшми калмыйдыр. Җырчы Ирек Галиевның бу яктан гаиләсендә хәлләре ничек?


– Үземне алай ук популяр дип әйтмәс идем, - дигән Ирек "Акчарлак" газетасы хәбәрчесенә, - Фанатларым артымнан чабып йөри дип тә әйтеп булмый. Интернет аша аралашучылар, мактаучылар да бар. Артист кеше – халык өчен эшләүче, поклонникларың никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Ул бит синең эшеңнең нәтиҗәсен күрсәтә торган әйбер. Надиям шуны аңлый, көнләшми, киресенчә, сөенә генә. Арада үзара ышану булырга тиешлеген аңлап яшибез. Көнләшеп кенә берни эшләп булмый бит ул! Көнләшү гаиләне боза гына!  Ә ярыңа ышансаң, үзеңә дә рәхәт. Әлбәттә, көнләшүсез мәхәббәт булмыйдыр, әмма аның чамасы булырга тиеш.

Интервьюны тулысы белән укырга

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии