Иргә түзеп яшәүнең аерым савабы бармы?

Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, дип әйтергә яратсак та, гаиләдә килеп туган проблема-аңлашылмаучанлыклар аркасында, яратышып өйләнешкән парларның кайберләре аерылышуга кадәр барып җитә. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та соңгы елларда аерылышучыларның саны артып китүен, мөселманнар арасында да шактый еш мондый хәлләрнең шаһиты булырга туры килүен әйтә.
- Без яратып өйләнештек, диләр, әмма тормышлары барып чыкмый. Яратып өйләнештеләр микән, әллә нәфесе теләгән ярны үзләренеке иттеләр микән?.. Болар икесе ике әйбер. Әгәр яратсаң, сөйгән кешеңә хезмәт итүдән, уңайлык тудырудан рәхәтлек алырга тиешсең. Берәү дә уңайлыктан туймый, киресенчә, һәркем рәхәт тормышны югалтудан курка. Әгәр гаиләдә шушы гармония бар икән, гаилә тотрыклы була. Ә инде тормышыңны үзеңнең нәфесеңне канәгатьләндерү өчен генә корсаң, синең тормышың барып чык­мый, чөнки нәфеснең чи­ге юк. Бүген яңа корылган гаиләләрнең күпчелеге таркала, димәк, без балаларыбызны кемгә дә булса хезмәт итүдән тәм табарга өйрәтмәгәнбез, эгоистлар үстергәнбез. Фәрһәд белән Ширин мәхәббәтеннән күп­ләребез хәбәрдар. Сөйгәне тауны ярып су каналы ясарга кушкач, Фәрһәд, уйлап та тормыйча, тау кисәргә тотына. Ә без бер-беребезгә әз генә булса да уңайлык тудырырга, йомшак сүз әйтеп күңелен юатырга үзебездә көч таба алмыйбыз. Ул аны тиеш, моны тиеш, тегене эшләмәгән, моны эшләмәгән дип, үзебезгә аклану эзлибез. Бу юл белән гаиләне саклап булмый.
 
- Аерылу дигәннән, хәзер күп кенә ир-атлар хатынына «талак» дип әйтә дә шуның белән бетте-китте вәссәлам дип уйлый. Талакның тәртибе белән дә таныштырып үтегез әле.
- Аерылу биш өлештән торырга тиеш. Ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык чыкса, алар аерым йоклап карарга тиеш яки берсе, рөхсәт алып, әти-­әнисенә, йә ­булмаса берәр туганына ­кунакка китсен. Чөнки бер-берләрен сагынуга сәбәп булып, аралары яхшырып та китәргә мөмкин. Бу - беренче баскыч. Аннан соң да арада якынлык сизелмәсә, гаилә тәҗрибәсе булган берәр матур парга барып, киңәш сорарга тиеш. Ни өченме, чөнки әти-­әниләр ­янына барсаң, кыз­ны - үз ата-­анасы, кияүне үз ата-анасы яклая­чак. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре шуннан соң да җайланып китмәсә, ир бер тапкыр «талак» яки «аерылам» дип әйтергә тиеш. Бар, чыгып кит, күземә күренмә, туйдым синнән дип кычкырса, аны аерылу ниятеннән әйтмәсә, бу талакка керми. Аерылу максатыннан әйтсә, ул талак хөкемендә тора. Бу - өченче баскыч.
 
- Талакны әйтүгә үк аерылышкан булып саналалармы алар?
- Коръәндә әйтелгәнчә, ир-ат, хатынына талак әйткәннән соң, өч ай көтәргә тиеш, чөнки хатыны балага узган булырга мөмкин. Шуңа хатын-кызның өч тапкыр күреме килгәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә, ирнең өендә тора. Ә ир шушы вакыт аралыгында хатынын ашатыр­га, эчертергә, киендерергә тиеш. Бу аралыкта хатын башкага кияүгә чыга алмый. Өч ай эчендә кабат ир-хатын булып та яшәп китәргә мөмкиннәр. Ә өч ай (өч күрем вакыты) үтеп киткәч, хатын ирекле була. Теләсә, никах укытып, үз иренә кайта ала. Бу вакытта мәһәр тиеш була. Теләсә, башкага кияүгә чыга ала. Аерылу өчен бер талак җитә. Кызганычка, бүген күпләр аерылышу өчен өч талак кирәк дип уйлый. Бу - ялгыш фикер.
 
Ир белән хатын арасын өч бау бәйләп тора. Бер тапкыр талак әйткәч, бауның берсе өзелә. Кабат кавышып яшәп китеп, кызулык белән ире тагын талак дип әйтсә, тагын бер бау өзелә булып чыга. Аның да шартлары алда әйтеп киткәнчә. Өченче тапкыр әйтсә, соңгы бау да өзелеп төшә. Бу очракта инде хатынны кире кайтару авырлаша. Монда хатыны, кабат иренә кайтканчы, бер ир белән никах укытырга тиеш була, ягъни алар кавышырга телиләр икән, ислам кануннары буенча, хатын башка ир-атка кияүгә чыгарга тиеш була. Ә ире аны аерылгач кына кабул итә ала. Ислам динендә аерылган һәм күпмедер вакыттан соң хатынын кире кайтарырга теләгән ир-ат әнә шундый катлаулы юл үтәргә тиеш. Никах хатын-кызның - аягын, ирнең телен бәйли, дип юкка гына әйтмәгәннәр.
 
- Ни өчен талакны фә­кать ир кеше генә әйтә ала?
- Хатын-кызлар бик хисчән, шуңа да бу эш ирләргә йөкләнгән. Югыйсә хатынның, тиз генә хискә бирелеп, артык нәрсә әйтеп ташлавы аркасында, гаилә җимерелергә мөмкин.

- Ире җәберләп торган хатын аннан аерылырга теләсә, ә ире талак әйтмәсә нишләргә?
- Бу очракта хатын казыйга бара. Казый гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм итә. Хатын, ирем ­кыйный, дип әйтә икән, аның сәламәтлегенә зыян килү турындагы медицина белешмәсе яки шаһит ике ир булырга тиеш. Хатыннарның да төрлесе бар, җитди сәбәп булмыйча да аерылам диючеләр бар. Бер хәдистә, «әгәр бер хатын бернинди сәбәпсез иреннән аерылуны сораса, ул хатынга җәннәт исе хәрам булыр», диелә, ягъни җәннәткә керү түгел, аның исен дә иснәмәс.
 
- Ир талак дип тә әйтми, хатыны белән дә яшәми, ди...
- Андыйлар да бик күп. Урта Азиядән килгән ирләр монда өйләнәләр дә, бераздан үз туган якларына китеп баралар. Хатыны баласы белән монда кала. Талак та бирмиләр, акча белән дә тәэмин итмиләр. Хакыйкатьтә ул ярдәм итеп торырга тиеш, чөнки, талак әйтмәгәч, аның хатыны санала. Хатын бу очракта да казыйга мөрәҗәгать итә. Казый яки мәхәллә имамы иргә хат яза яки шалтырата. Җавап булмаса, аерылган дигән язу бирелә. Ире хәбәрсез югалган яки төрмәдә утырган очракта да аеруның билгеле бер тәртибе бар.
 
- Иргә түзеп яшәүнең аерым савабы бар, диләр.
- Бер чибәр генә булдык­лы хатын көйсез, ямьсез генә ир белән тора ди. Аңа бөтен кеше, сиңа казый талак бирер иде, нишләп сорамыйсың, ди икән. Миңа шундый ир туры килгән икән, бәлки, минем сез белми торган берәр кимчелегем бардыр, шуның өчен кәфарәттер дип җавап кайтара ул. Аңа минем шикелле тәкъва хатын килгән икән, аның сез белми торган бер яхшылыгы бардыр, бу, бәлки, җәннәткә керүемә сәбәпчедер, ди.
 
Талак ул - иң актык чиктә генә кулланыла торган бер юл. Талакта үз мәнфәгатебезне генә күрсәк, Аллаһы Тәгалә каршында иң ачулы булган хәләлне сайлаган булабыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии