Иркә: "Барлык нормаль кешеләр кебек без дә әйткәләшәбез"

Танылган татар эстрадасы җырчысы Иркә белән кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез:

 – Якыннарың сиңа кем дип эндәшә: Айгөлме, Иркәме?

– Төрлечә. Әти-әнинең исем белән дәшкәне юк. Алар өчен һәрчак “кызым” мин. Абыйларым “Айгөл” ди. Башка туганнар “Иркә” дияргә ярата.

– Һәр кешенең тормышы шартлыча ак һәм кара полосалардан тора. Синең бүген нинди чагың?

– Тормыш бертөрле генә бармый инде ул, алай булса, кызык та булмас иде. Минем характерым да шундый, тиктормас. Кайвакытта тик торганнан да проблемалар китереп чыгарам. Ирем шуның өчен гел: “Кычытмаган җирне кашып йөрисең”, – дип орыша. Тик ул хәлләр еш булмый, билгеле.

–Иреңә син нинди хатын? Еш сүзгә киләсезме?

– Ирем өчен иң шәп хатын булсам да, үземне “супер” дип әйтә алмыйм. Төрле вакыт була. Сөешеп-үбешеп утырып кына булмый, барлык нормаль кееләр кебек без дә әйткәләшәбез. Әмма иң мөһиме, каенанам әйтмешли, төнгә кергәндә кочаклашып йоклау.

Каенанаң белән мөнәсәбәтләрең ничек?

– Ул – бик әйбәт, акыллы, зирәк ханым. Мөнәсәбәтләребез дә искиткеч. Бергә яшәмибез, беркайчан безнең гаиләгә тыгылмый, беркайчан да начар сүз әйткәне юк. Иртәдән төнгә кадәр мәктәптә эшли. Еш күрешмибез. Ул да эшли, мин дә. Бәйрәмнәрдә бергә булырга тырышабыз.

– Иркә, эстрадада дусларың бармы? “Выживать” итәргә туры киләме?

– Эстрадада дуслык юк дип күп тапкыр әйттем. Конкуренция көчле. Нинди генә бизнесны алма, анда дуслык юк дип уйлыйм. Әйе, популярлыкны саклап калу бик җиңел түгел. Йомшак булып популярлык саклап калып булмый. Йоклап ятып та. Көн-төн үз өстеңдә эшләү кирәк.

– Иркә белән бер төркемдә эшләү авырмы?

– Масаеп йөргәннәр, үзләрен йолдыз итеп хис иткәннәр минем төркемдә озак эшләми. Минем өчен иң мөһиме - гадилек һәм үзеңә йөкләнгән эшне вакытында, җиренә җиткереп башкару. Оятсыз һәм алдакчыларны җенем сөйли. Үземне гадел кеше дип саныйм. Фәрештә түгел, әлбәттә.

– Син нинди әни? Усал кебек күренәсең...

– Усал дисеннәр! Тик мин өйдә башка кеше. Балалар әкренләп кенә үсә. Олысына – 13, уртанчысына 2,3 яшь. Өченчесе 9 айлык булды.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии