Иркә кияүгә чыккан!

Җырчы Иркәнең туй көне билгеләнгән. Мәҗлесне Булат Бәйрәмов алып барачак.

Шушы көннәрдә җырчы Иркә, Артур дигән егет белән шыпырт кына никах укыткан. Кол Шәриф мәчетендә узган никахта Иркәнең әти-әнисе, гаиләләре белән өч абыйсы, кияүнең әнисе (әтисе мәрхүм икән) һәм якын туганнар гына булган. Хәзер җырчының бармагын зөбәрҗәт кашлы никах балдагы бизи. Егет үзе шоу-бизнес өлкәсеннән түгел икән, шуңамы, беренче очрашуда гашыйк кызның сәхнә йолдызы булуын аңлый алмаган.

- Кайда таныштыгыз?

- Уртак танышларыбызның туенда. Ул анда шаһит иде. Аны күргәч, дус кызыма, карале, шаһит егетләре чибәр күренә, дигәнем хәтердә. Билгеле, үзенә сиздермәдем. Ул туйда минем янымда бөтерелде.

- Сез танышкан көннән бергәме? Әллә аерылышып, кавышулар булып өлгердеме?

- Булмаган кайда?! Мин аннан сигез тапкыр китәргә өлгердем. Үзем дә нигә икәнен аңлап бетермим.

- Бу хәлләргә ир-егет ничек түзде?

- Хисләре чын булгангадыр, күрәсең. Шуның белән ул мине яулады да инде. Артымнан ялварып та йөрмәде. Бары тик, мин сине яратам, синсез яши алмыйм, без бергә булачакбыз, дия иде.

- Ирең нәрсә белән шөгыльләнә?

- Архитекторлык эше белән. Үзләренең зур булмаган фирмалары бар. Мин аның киләчәген өметле күрәм.

- Ә гаилә кору кебек җитди карарга ничек килдегез?

- Ул тәкъдим ясады. Һәм озакка сузмыйча әти-әнидән мине сорарга кайтып та җитте. Шул кичтә әни белән сөйләшәбез, минем, чыннан да, гаиләле булуыммы икән, дим. Мин ышанып бетә алмый йөрдем.

- Хәзер гастрольләрдә йөргәндә, сәхнә коллегалары белән сөйләшер сүзләр тагын да арткандыр?

- Дөресен генә әйткәндә, юк. Кайбер мине якын итеп йөргән сәхнә коллегаларым минем белән аралашудан туктады. Шаккаттым моңа. Мин әле ялгыз вакытымда, аларның ирләре турында сөйләвен сөенеп тыңлый идем. “И, кызлар, сез шундый бәхетле, сезнең ирләрегез бар. Кайчан мине дә шулай яратучы кеше булыр икән?” - дип бүлешә идем. Ә хәзер минем белән чынлап аралашучы берничә кеше генә калды.

- Никахтан соң ирең янына күчендеңме?

- Әйе, тик яңа урынга ныклап ияләшеп бетә алмыйм әле. Мин теге фатирыма ияләнгән идем.

- Бервакыт яшь аермасы турында әйткән идең...

- Әйе, ул миннән өч яшькә кечерәк. Башта, бәлки, шуңа күрә мин аңа җитди карамаганмындыр. Ә хәзер беләм: кырык яшьтә дә үз кыйблаңны тапмый яшәргә мөмкин бит.

- Язылышырга уйлыйсызмы?

- Әлбәттә. Туй көне билгеле. Кунаклар исемлеге дә бар. Алып барырга Булат Бәйрәмовны чакырдык. Туебызга үзебез күрергә теләгән кешеләрне генә чакырачакбыз. Моны чакырмасаң, яхшы түгел, бу кешенең кирәге чыгар, дип чакырылган кешеләр булмаячак. Яшьләрчә, күңелле туй булыр ул. Билгеле, мин үземә ошардай күлмәкне сатып ала алмам инде, икебезгә дә тектерербез. Ниндидер кызыклы образлар уйлап табып, башкаларга охшамаган туй булыр дип хыялланам.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.06.2012 21:56:16

бу анын икенче ире буламы инде эллэ сансыз чираттагысы гынамы????

Эфлэтун:))))),Пугачихалар артыннан куу татарга килешми,колдерден эле кычкыртып малай,иртэнге танда этэч кычкырган сыман ойне чынылдатып кычкырып колдем эле.
Энемме син,абыймы,шулай да эйтэм инде.
ТАТАРГА хэзер ботен нэрсэдэ килешэ,ни кылансан шул ярый.Кызык булып ките эле,узенчэ скормный матур,узенчэлекле туй уздырырга ярамый УЗЛЭРЕНЧЭ.
э ТАТАР дискотекаларында шэрэ биесэн,конкурсларда анадан тума калу килешэ инде алайса эйеме? Син татар дискотекаларына барып кара,анары ТАТАРГА КИЛЕШМИ бит диярсен!Эле авызынны ачып нидер эйтергэ телэгэн вакытта зур пелэшле абыеннар жилкэннэн сойрэп ишек артына чыгарып атмасалар.Аларнын атуыннан син точно ике метрга очасын инде.Анда вооот дааа татарга ни кылансада ярый дип уйларсын!
Энем татарда инде хэзер эхлэк-тэрбия дигэн нэрсэлэр югалып бара,кара тирэ ягына что происходит.Татар кызлары эчэ тарта,Алла сакласын атасыз бала да таба,авыл кызлары хэзер шэхэр кызларын уздыра.
21 нче гасырда яшибез,биик артта калгансын энекэшем!
Хэзер кеше ни эйтер икэн дип кыенсыну БИК АРТТА калды энем!

16.05.2012 01:11:34

Артур 1988 елда туган. купкэ яшьрэк куренэ ул. 2010 елда армиядэн кайтты ул..

12.05.2012 09:24:09

"Әйе, ул миннән өч яшькә кечерәк..."

Э мине математика буенча
28-23=5 була шикелле

11.05.2012 17:35:55

Иркә, гел генә "башкаларныкыча булмасын" дип мөгез чыгарма инде. Туй болай да һәркемнеке үзенчә килеп чыга ул... Туйда, никахта киң таралган традицияләрне тоту кулайрак. Пугачихалар артыннан куу татарга килешми.
Бәхетле булыгыз!

10.05.2012 17:10:17

иркэ бэхет телим, молодец уз тин ярынны тапкач ))) бик эйбэт...чыннан да ботен кешегэ дэ ярарга димэгэн...

10.05.2012 16:31:51

котлыйм

09.05.2012 12:29:08

молодцы!!!!!
ирке,син супер:)*

09.05.2012 00:21:27

Бэхетле бул,жаным!!! Сине бэхетле куру мина олы бэхет,син ана лаек.бэхетен гомерлек булсын!!! Китэсе кеше китсен,аралашмаганы аралашмасын хэр кешегэ ярап булмый аппагым.
Сина бэхет шатлык телим,син ана лаек!!!

Последние комментарии