Иркә: "Татар сәхнәсенә сикәлтәле юллар аша килдем"

Татар эстрадасы җырчысы Иркә бу көннәрдә татар матбугатында иң еш телгә алынган артист. Тиздән аның беренче концерты була. Аңа кадәр Иркә татар сәхнәсенә килү тарихын, җырчы булу теләгәнең ниләргә китерүен сөйләде.

Иркә тәхәллүсе белән танылу алган Айгөл Миншакированың татар эстрадасына килүенә быел 8 ел тулган. Аның иҗаты һәм үзе турында соңгы елларда имеш-мимешләр күп йөрде. Инде Иркә 7 декабрьдә Казанда үтәчәк концерты алдыннан тамашачыларга үзенең кайбер серләрен ачты. Баксаң, ул татар эстрадасы сәхнәсенә туры юлдан гына килмәгән, ә тормышындагы сынауларны җиңеп уңышка ирешкән икән. 

Авыл кызы Айгөл продюсерлар ярдәмендә заманча Иркәгә әйләнә

Иркә (Айгөл Миншакирова) 1984 елның 6 апрелендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Миндар һәм Миңлебәдәр Миншакировларның бердәнбер кызлары була ул, аннан кала бертуган өч абыйсы бар икән.

Иркә мәктәптә укыганда сыйныфта иң озын укучы булгангамы, баскетбол уйнарга яраткан. Тик үз эченнән моңланып йөрүе, җырчы булу теләге 16 яшьтән үк Чаллы шәһәрендәге музыка мәктәбенә укырга керергә этәргән. Иркә беренче тапкыр сәхнә тормышын шул вакытта күргән, төрле төркемнәр, җырчылар белән концертларда катнашкан. “Йолдызлар фабрикасы” кастингы аша “Барс Медиа” ширкәте белән хезмәттәшлек итә башлавын ул бәхетле очрак дип атый. Тик Айгөлгә чын Иркә булыр өчен шәхси тормышын яшереп, башка образга керергә туры килә. Сәхнәдә үз урынын табу максатына ирешү өчен продюсерлар куйган таләпләр белән яңача яшәргә керешә.

“Җырчы булырга, бик тә сәхнәгә чыгарга теләдем. Акча эшләргә дә кирәк иде. Продюсерларны тыңладым. Аллага шөкер, киемнәрем ачык булса да, үзем начар юл белән күтәрелмәдем. Шунысына канәгатьмен. “Барс Медиа” ширкәте мине күтәрде. Анда килеп урнашканчы тормышымда гел кара сызык иде. Алар бөтен тарихымны белде. Авыр чакта гел ярдәм кулы суздылар. “Балам авырый, кайтасым бар”, дисәм дә каршы килмәделәр, акча сорап торсам да хәлемә керделәр. Бу ширкәткә рәхмәтем зур. Алар: “Айсылуны әлегә яшереп торыйк. Образың икенче бит синең”, дигәч тә баш тартмадым, ризалаштым. Аннан болай эшләвем кызымны саклар өчен дә кирәк иде. Шәрә җырлап йөри, дип балага әйтерләр дә кимсетерләр дип борчылдым. Айсылуның барысын да аңлый башлаганын көттем. Аңларлык булып җитешкәч кенә серне ачасы иттем. Айсылу элеккеге образымны тудыру бары тик эш өчен генә кирәк булганын аңлый. Ә өйдә мин бөтенләй икенче төрле кеше.

Хәзер икенчерәк образ тудырам. Халыкка якынрак буласым килә. Җырларның да шундыйларын сайлыйм, киемнәрне дә”, ди Иркә.

7 декабрьдә үтәчәк беренче концертында ул музыка уен коралларына кушылып тере тавышка җырламакчы. Анда Иркә үзен җиңел холыклы хатын-кыз образын үткәндә калдырып, гаиләле, тормыш сөючән, ихлас җырчы буларак тамашачы алдына чыкмакчы.

“Концертымда язмышым чагылачак, тормышымдагы күп серләр ачылачак”, ди Иркә. Ул тамашачыларның аңлавына һәм иҗатына дөрес бәя бирүләренә өметләнә. 

Рөстәм Исхакый.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.11.2012 16:04:45

Урау юл белән килгәнсең,турыдан гына сыпырт инде.Тизрәк булыр.

26.11.2012 15:35:27

Лилия, Барс Медианың матбугат үзәге киңәше белән синең язмадан мәгълүмат алырга туры килде. Гафу, беренче һәм соңгы тапкыр болай эшлим. Күңел теләмәгән иде алай язырга, синнән хәбәр киләсен сизгән ахры) Синең һөнәри осталыкка һәм исемеңә хилафлык китерергә һич теләмәдем. Иҗатыңда уңышлар теләп Рөстәм Исхакый!

26.11.2012 15:19:40

Иркә турында соңгы вакытта күп яза-сыза башладылар, концертыннан соң языр сүзләр тагы күбәер. Журналист халкының җөмлә бүлешер көннәре алда әле... Лилия Йосыпованың соңгы сүзләренең язылышына карасаң, "шәп" мәкаләләр булырга ошап тора...

26.11.2012 12:29:10

Бу язмадагы тулы бер обзац минеке, Ростэм. Чыганагын курсэтэ иде хичьюгы)

25.11.2012 21:47:19

Унышлар сина дустым!!!

25.11.2012 21:37:11

Депутат буласы гына калган икэн... Э ниндирэк унышларга ирешкэн сон эле ул?

25.11.2012 20:56:55

Иркә белән сокланам, горурланам. Авылдан чыккан мишәр кызын шундый танылган зат буларак кем күз алдына китерер иде микән? Аның белән якыннан аралашкан чакта да бер-беребезне күптәннән белгән кешеләр сыман тоясың. Шундый гадилегең, җырларыңны, тамашачаңны, телеңне яратуың өчен, чын чибәр һәм кыю татар кызы булуың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Алга таба да эшеңдә бик зур уңышлар, хатын-кыз бәхетен татып яшәвеңне телим!

25.11.2012 19:48:45

Ну бу продюсерларны,нигэ мэжбурилэп кешене чишендерергэ инде э?

Последние комментарии