Исламия Мәхмүтова турында кызлары: «Әни чәчәкләрнең таҗларына кадәр үбеп йөри»

Мәхмүтовлар гаиләсе театраль династия генә түгел, оста бакчачылар да әле. Аларның өч бакчалары бар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия апа Мәхмүтова хәзер Салмачы бистәсендәге бакчасында үз йорты белән тора.
Кызлары – Татарстанның атказанган артисты Лилия белән Ләйсәннең бакчалары Түбән Ослан якларында. Театраль гаилә безне Салмачыдагы бакчасына кунакка чакырды.
 
Эшнең кызган вакытына туры килдек. Лилия чия компоты ясый иде.
– Без бит авыл балалары, шәһәр өенә караганда, монда миңа рәхәтрәк. Лилия белән мин бакча эшен, җирне яратабыз. Ә Ләйсәннең андый әйбергә исе китми, вакыты да юк. Ул – шәһәр баласы. Ике кызыбыз да шәһәрдә туды, ләкин Лилия дүрт яшеннән алып авылда үсте. Бәлки шуңадыр да куллары җиргә тартым. Әти яшелчә бригадасында эшләде безнең. Бакчабызда элек-электән помидор, кыяр үсте. Алмагач та күп иде, – ди Исламия апа.
 
Исламия апаның чәчәк үстерүгә хирыс булуы күренеп тора. Аның капка төбе үк шау чәчәккә күмелгән.
– Яздан алып көзгә кадәр ел әйләнәсе чәчәк утыртам. Матурлыкны яратам, – дип елмая актриса.
Исламия апаның кулы да җиңел икән. Кызы Лилия сүзләренчә, ни төртсә шул үсеп чыга бакчада. Бәлки шуңа да бакчаларында нинди генә төр чәчкәләр юк: роза, лилия, бархатцылар белән бергә, кыңгырау, кыр ромашкасы, люпиннарга кадәр үсә.
 
– 2016 елда Абхазиягә гастрольләргә барган идек. Шунда әни чикләвеккә охшаган өч төш алып кайткан. Ә үзе нәрсә алганын оныткан. Без аны җиргә төрттек, өчесе дә баш төртеп чыкты. Аптыраган бит инде, нәрсә икәнен беләсе килә. Шуннан мин: «Кем белә, бу нәрсә?» – дип, инстаграмга куйдым. Ул мушмула булып чыкты. Хәзер бакчада үсә. Әни чәчәкләрен шулкадәр ярата. Алар белән сөйләшә, су сипкәндә: «Ой, минем бәбкәчем», – дип, таҗларына кадәр үбеп йөри, – ди Лилия Мәхмүтова.
Лилия үзе чәчәкләргә караганда яшелчә, җиләк-җимешләрне үз итә. Бакчалары Түбән Осланда.
 
 
– Бакчадан чыккач бер-ике адым атлыйсың, җир җиләге үсеп утыра. Анда Казаннан ук килеп җиләк җыялар. Вакыт булганда, мин дә чыгып керәм. Бик матур җир ул. Аны безгә әти белән әни туйга дип алганнар иде. Мунчага дигән бурадан йорт салдык. Алма, чия, сливаларны бергә утырттык. Әти дә: «Менә шуны утыртып карагыз әле», – дип, бакчага әйбер ташыды. Анда хәзер ирга да, кара миләш тә бар. Кара миләштән кайнатма ясыйм. Иргадан кура җиләге белән кушып, компот ябам. Баллырак итәм. Кыш көне ачкач, су белән болгатам: компот та күбрәк чыга, тәме дә үзенчәлекле. Әйтик, ирга белән кура җиләген 3 литрлы банканың чирегенә кадәр тутырам. 400 грамм шикәр салам. Өстенә кайнаган су салам. Компорт әзер. Алманы «соковыжималка»дан чыгарам да бераз шикәр салып кайнатам. Аннан соң 3 литрлы банка белән каплап куям. Кыш көне бик тәмле компот була, – дип, рецептлары белән дә бүлеште уңган хуҗабикә.
Лилия үсентеләрне дә инде дүртенче ел үзе үстерә икән.
 
– «Малиновый слон», «Добрыня Никитич», «Дикая роза», «Аделина» помидор сортлары ошый. Элек орлыкны да үзем әзерли идем. Ике-өч елдан үсентенең хәле китә, помидор бирми башлый. Шуңа бу эшне ташладым. Кайвакыт бакчадагы яшелчә, җиләк-җимеш шулкадәр күп була, үзебездән артып, башкаларга да өләшә башлыйбыз. Түбән Осланда бер елны өч алмагачыбыз сигезәр капчык алма бирде. Хәтта алмагачлар күтәрә алмыйча сынып төште. Ренатның (Лилиянең ире) туганы тулай торакта яши иде. Берничә капчыгын шунда илттек. Халык безне танып алды да: «Алма сатасыз мәллә?» – дип кызыксына башлады. Без: «Ходай биргән малны сатмыйбыз инде!» – дип, бөтен тулай торакка алма өләшеп чыктык, – ди Лилия.
 
 
 
Лилия Мәхмүтова рецептлары
 
Помидор тозлыйбыз
Вак помидорларны 1 литрлы банкага тутырам. Шунда ук чия яфрагы, укроп, төелмәгән борыч салам. Рассол өчен 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты аш кашыгы тоз, 1 литр су кирәк булачак. Рассол кайнап чыккач кына ике кашык уксус салам. Шуны помидор тутырылган банкага бушатам. Бераз тотам да, кәстрүлгә кире салып, тагын кайнатам. Соңыннан банкаларга тутырып каплыйм. Болай эшләгәндә, помидор үзенчә баллы була. Миңа бу рецептны киленебез Рузалия апа бирде.
 
 
Крыжовник, кара бөрлегән (ежевика), кура җиләге кайнатмасы
Бу рецептны үзем уйлап таптым. Бер елны берәр уч крыжовник, кара бөрлегән, кура җиләгем калган иде. Бөтенесен бергә әвәләсәм, берәр варенье килеп чыгар әле дидем дә җиләкләрне ит тарткычтан чыгардым. Кайнатмыйча шикәр белән генә болгатып куйдым. 1 кг вареньега якынча 1,300 кг шикәр кушасың. Җиләк-җимеш бер күләмдә булгач, ул бик тәмле, хуш исле килеп чыга.
 
 
 
Фитофтороздан йод булыша
Бу алымны әле кулланган юк, ышанычлы кеше генә әйтте. Кулланылган чәй пакетларын йодка манып помидор янына элеп куйсаң, фитофтороз булмый икән.
 
Алисә Шәрәфиева, автор фотолары
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии