Италиядә татарча җырлаган Татарстан кызы җиңү яулады (ФОТО)

Тукай районының Югары Суыксу авылында яшәүче 14 яшьлек Инзилә Хәйретдинова Италиянең Рим шәһәрендә үткән конкурста «Эстрада вокалы» номинациясендә үз яшь категориясендә җиңү яулады.
Фестиваль ике көн барган. Инзилә жюри әгъзалары һәм тамашачыларга Сөмбел Билалова репертуарындагы «Үзе сайлый күңел» җырын тәкъдим итеп ялгышмаган. Бәя бирүчеләр аны бертавыштан Испания, Франция, Израиль кебек илләрдән килгән, үз яшь категориясендәге сәләтле егетләр-кызлар арасында беренче дип тапкан.
 
 
Фото "Якты Юл" газетасыннан.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.04.2014 21:24:40

Эйе, бу талант иясен Татарстанда белгэн кеше юк.Чонки бездэ талантларны устермилэр генэ тугел,э бэлки (ин куркынычы!) танымыйлар да! Аны танырлык белгечлэр юк бугай бездэ... Э Инзилэ молодец! Унышлар ана!!!

21.04.2014 20:11:13

Кызык,монда бу кызны белучелэр купме икэн? Шул исэптэн, мин дэ беренче тапкыр ишетэм.
Кемнэр тарафыннан ңибэрелде икэн сон ул,анда?
Ну ярар, мондый жирдэ кеше колдереп кайтмавын да эйбэт.Э ул беренче икэн эле!
Унышлар юлдаш булсын Инзилэ!

21.04.2014 12:39:03

Тукайлылар булдыра! Котлыйм! Горурланам! Афэрин!

Последние комментарии