Иван Ургант белән Валерий Меладзе күпме тора?

Җырчылар акчаны елга ике тапкыр көрәп эшли – Cабан туйларында һәм Яңа елда. Бусагада - икенче "урак өсте". Рус җырчыларын Яңа ел мәҗлесенә дәшү күпмегә төшә икән?

 “Экспресс-газета”да язылганча, иң кыйммәтле җырчы – Вера Брежнева. Ул бәйрәмдә 8 миллион сумга эшләргә әзер. Әмма “ВИА Гра” төркеменең элеккеге солисткасы спиртлы эчемлекләрдән кискен рәвештә баш тарта. Моннан тыш, гримеркада аңа минераль су, җиләк-җимеш, итле һәм балыклы ассорти әзерләп куярга кирәк.

Стас Михайловның чыгышына якыннан бер сәгать хозурлану Яңа ел кичендә кимендә 6 миллион сумга төшә. Сорый белеп сорасаң, “бис”ка да җырлатырга мөмкин, әмма ул теләсә кем белән фотога төшми, оешма җитәкчеләрен генә якын китерә. Сүз уңаеннан, Михайлов үзе белән 16 ярдәмчесен дә алып килә, ә аларның барысын да тәмле итеп ашатырга һәм эчертергә дә кирәк.

Дүрт миллионга Верка Сердючканы чакырып була, тик аңа да 20 кешелек командасы тагылып килә. Күңелең генә түгел, табыннарың да киң булсын бу очракта.

Дүрт миллион ярымга Дмитрий Нагиев, Иван Ургант, Валерий Меладзе киләчәк. Быел “Евровидение”дә Россияне тәкъдим иткән Полина Гагарина чыгышы бер миллионга очсызрак – 3,5 миллион сум, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.01.2016 14:43:33

Кошмар икэн.Мин бу кыланчык,маймыл адэмнэргэ акча эрэм итмэс идем.Шул 8 миллионны ятимнэр йортына булсэн,бер рэхмэт мен бэладэн коткарыр иде илебезне.Илебездэ купме инвалидлар,авыру сабыйлар.Э болар оятсызлар,аша чыккан оятсызар.Нагиев та 3,5 миллион сорап ятсын инде э,анарда ни кыяфэт,ни культура ,ни сойлэу,тавыш ботенлэй юк.Кесэсеннэн кулын ала белмэгэн адэмнэргэ акча тулэп ят инде,кара кузлеген кая барса да шунда киеп бара.Китегез,адэм колкелэре.

30.12.2015 08:51:26

Саталар инде, сатып алучы булгач. Жыен мэганэсез, сатучысы да, сатып алучысы да. Акча юклыктан терелэ алмыйча купме авыру бала интегэ. Адэм гыйбрэтлэре.

29.12.2015 21:04:31

шул ыштансыз, тавышсыз кемсэлэр узлэрен 8 миллионга сатсыннар инде..
Белсэлэр, сугыш вакытында эчэклэре чыкканчы эшлэгэн эбилэр кабердэн кире торырлар иде...

29.12.2015 14:20:38

Энекэччэкэем, миллионлаган суммага корпоративлар уткэреп ятасызмыни? Кризис дигэн булалар житмэсэ, пенсионерлар, инвалидларнын акчаларын кисеп яталар. Бигрэк пычрак донья.

Последние комментарии