Җәмилә ире белән аерылган

Бүгенге көндә Финляндиядә яшәп иҗат итү­че җырчы Җәмилә тормыш иптәше белән аерылган.

"Аерылышу бө­тен дөньяга хас күренеш, фин татарлары да искәрмә түгел. Әмма Россиядән килгән килен буларак, миңа мөнәсәбәт башкачарак һәм аерылышу да авыррак булды. Башта кыен иде, хәзер исем китми, ничек бар, шулай кабул итәм. Сабырлык белән барысын да җиңеп була, яралар да төзәлә. Бары тик вакыт кирәк һәм ул арада эш белән үзеңне юатып, алга карап эш итү мөһим.

Финляндия җәмгыятендә “бу – аерылган хатын” дип кимсет­кән яки кызганган мөнәсәбәт юк. Хатыннар да, ирләр дә бер үк хокуктагы кешеләр. Балаларның кем белән каласын, милек мәсьә­ләсен – барысын да үзара килешеп башкардык. Балалар миндә дә, әтиләре белән бергә дә яши. Күп очракта минем белән. Фин­ляндиядә балаларын ялгыз тәр­бияләүчеләргә дәүләт пособие­ләрне кысып түгел, ә мулдан би­рә. Ләкин миңа ул тиеш түгел, Аллага шөкер, керемем җитәрлек", дип белдергән Җәмилә "Ватаным Татарстан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.05.2014 17:06:49

Туйлар.ру сайтында кайчан татарча яза башларга өйрәнерләр икән? Ул көнне күрү бәхетенә ирешербезме икән без? "Җәмилә ире белән аерылган" түгел, "Җәмилә ире белән аерылышкан" кирәк.

Последние комментарии