Җәвит Шакировка: “Борының гына утырып калган” (ВИДЕО)

Җәвит Шакиров карантиннан соң беренче тапкыр мәҗлес алып барган. Шул уңайдан артист үзенең инстаграмында видео урнаштырган.
«Өч ай микрофон тотып тамашачы алдына чыккан юк. Бүген беренче мәҗлес. Шулкадәр дулкынланам. Әйтерсең, беренче тапкыр сәхнәгә чыгам. Беренче сыйныфка укырга кергәндә шулай дулкынланган идем», — ди ул.
 
Карантинда ятканда җырчы микрофонны да “оныткан”, ябыгып та киткән. Моны шунда ук сизеп алдылар. «Ябыккансың, борының гына утырып калган», — дип язган берәү.
 
«Мин бүген иртән 94 кг 800 г идем. Менә нәтиҗә кайда? Чабып йөрим. Минем инде 15-20 ел 94 санын үлчәүдә кургәнем юк иде! Аллага шөкер!» — дип җавап биргән аңа Җәвит абзый.
Фото: Татар-информ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии