Җырчы Алсу ире белән хыянәт аркасында аерылыша?

Соңгы арада якташыбыз Алсу Сафинаның ире белән мөнәсәбәтләре бозылу хакында имеш-мимешләр йөри башлады. 35 яшьлек җырчының Инстаграмда эмоциональ язма урнаштыруы бу теманы куертып кына җибәргән.
Шулай ук СтарХит язуынча, Алсуның шәхси аккаунтыннан ире белән төшкән фотолары да юкка чыккан.
 
Җырчының директоры әлеге хәлне шәрехләүдән баш тартып, "Болар барысы да юк сүз!" дип белдергән.
 
Алсу Сафина бизнесмен Ян Абрамов белән 2006 елда кавышты. Алар 3 баласы: 12 яшьлек Сафина, 10 яшьлек Микелла һәм 3 яшьлек Рафаэль үсеп килә. Ян Абрамовның җырчыга хыянәт итүе хакында хәбәрләр агымдагы елның март аенда барлыкка килде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии