Җырчы Эльмир Газизуллин өч айда ике кызын да кияүгә биргән

Башкортстанның “Нур” театры артисты, "Туган көн", “Юллар”, “Агыйдел кызы” һәм башка популяр җырлар белән танылган Эльмир Газизуллинның гаиләсендә шатлыклы вакыйгалар булган.
- Өч ай эчендә ике кызыбыз да тормышлы булды! Уртанчысына ноябрь аенда никах укыткан идек, гыйнварда туй үткәрдек. Олы кызыбызның никахы 18 февральдә булды. Туйны ямьле җәй җиткәч үткәрергә уйлыйлар. Төпчек кызыбызга 15 яшь – ул укып йөри.
 
 Иҗатка килгәндә исә, "Нур" театрында эш пандемия вакытында да тукталмады. Репетицияләрне дә онлайн үткәрә идек. Әле халык театрга йөри башлады, шөкер. Яңа спектакльләрдә уйныйм. Параллель рәвештә тормыш иптәшем Гөлназ белән бергә концертлар куябыз. Авыллар да әкренләп “уянып” килә, халык концертларга йөри башлады, - ди Эльмир. Бу хакта "Өмет" газетасы хәбәр итә. 
 
Фотода Эльмир Газизуллин уртанчы кызы Энже белән. Фотосурәт җырчының шәхси сәхифәсеннән алынды
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии