Җырчы Гөлназ Батталова: "Мине болай атасалар, оялам"

Җырчы Гөлназ Батталова — күп конкурслар лауреаты. Чит илләрдә дә республика данын яклап, чыгыш ясап йөрде ул. Тик соңгы арада җырчы сирәгрәк күренә. Гөлназ белән очрашып, яңалыкларын барладык.
— Гөлназ, соңгы араларда нинди эшләр башкарып йөрисең? 
— Быел 28 яшем тулды. Соңгы вакытларда олыгаеп киттем, димме соң. Уй-фикерләрем, карашым үзгәрде...
 
— “Ямьле” төркеменнән киткән идең. Хәзер ялгыз җырлыйсыңмы? 
— “Ямьле”дә биш ел эшләдем, кызлар белән бик теләп иҗат иттем. Бер ел элек яраткан коллективтан киттем. Хәзер аерым эшлим. Аерылып киткәнемә үкенмим, киресенчә, дөрес карар сайлаганмын. Җырлар, дуэтлар яздырам, яңа проект эшлим. “Yuki” дип аталган хатын-кызлар коллективы тупладым. Кызларга тәҗрибәмне бирергә тырышам. Алардан да үзем өчен ниләрдер өйрәнәм... 

— Модель эшчәнлеге ничек? 
— Мине модель дип атасалар, оялам. Элек тә шулай идем. Үземне артист буларак үстерәм. Реклама проектларына төшәргә еш чакыралар. Анда да модель түгел, ә артист буларак катнашам, дисәм дөресрәк. Модель эшчәнлеге артык кызыксындырмый. Бу өлкәдә эшләп карадым. Хәзер ул үзенә тартмый. Күңелемә якын шөгыль белән мавыгам. 
Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 29 август санында.)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии