Җырчы Гүзәлия яулык бәйләгән?

Бу көннәрдә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлиянең социаль челтәрендәге махсус битендә яулык бәйләп төшкән фотосы пәйда булды. Үз гомерендә бер тапкыр да яулык бәйләми йөргән җырчы бу адымга озак барган.

Сәхнә матур урын һәм һаман да ниндидер яңалык көткән сыман, Гүзәлия дә стилистлар ярдәмендә бөтенләй башка образга кереп караган. Бу уңайдан яңа фотосессия дә ясарга җитешкән.

"Яулыкларым өйдә бик күп. Әмма сатып алам да, аларны бәйләмим. Дөресен әйткәндә, бәйли белмим. Хәзер бит аларны ничек кенә төрләндереп бәйләмиләр. Әлбәттә, яулык бөтен хатын-кызны да бизи. Аны бары төсен туры китереп, дөрес формада бәйләргә генә кирәк. Стилистлар белән киңәшләшеп, үземдә эшләп караганнан соң гына моңа инандым. Рәхмәт яусын үзләренә. Алар ике төс кушылган яулыкны гадәти булмаган итеп бәйләп, мине бөтенләй башка образда ачтылар. Хәзер инде көндәлек тормышта да стилистлар өйрәткәнчә яулык бәйләп йөргәли башладым. Тиздән тамашачы алдына да шушы яңа образымда чыгарга әзерләнәм", дигән Гүзәлия Intertat.ru хәбәрчесенә.

Җырчыга яулык бәйләп йөрүе ошап киткән. Шул рәвешле, гардеробындагы кием-салымнарын да алмаштырырга ниятли. Аның фикеренчә, хатын-кыз күпме үзенең тәнен яшереп йөрсә, шулкадәр үзенә җәлеп итә. Шулай ук Мәскәүдәге Мөфтияттә урнашкан хатын-кызлар клубында мөселман хатын-кызларының яулык бәйләүнең төрле ысулларына өйрәнеп кайтмакчы.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.02.2015 11:08:28

Ай-яй, бик зур эш эшләгән икән! Ничек башкарып чыга алган? Ятимнәргә, фәкыйрьләргә, авыруларга ярдәм иткәнмени, я берәрсен үлемнән коткарып калганмы?

07.02.2015 13:52:18

Яулык барлык хатын кызга да килешэ.Яулык бэйлэмэгэн,киенмэгэн хатын-кызны торелмэгэн конфетка тинлэсэн,барлык чупне узенэ жыя хэм беркемгэ дэ кирэкми.

06.02.2015 22:27:40

Яулык бәйләп, башка чалма урап кына бәхеткә ирешә алсаң икән ул...

06.02.2015 21:10:45

Гузэлиянен жырлавын бик яратам. Узенчэлекле тавышы ,дэртле жырлары белэн жэлеп итэ.Унышлар ана!

Последние комментарии