Җырчы Ильвина үзе турында кызыклы бер серне чиште

Җырчы Ильвинаның сәхнәгә чыккан беренче киемен әнисе әлегәчә кадерләп саклый икән. Ильвина моның турында үзенең инстабитенә язып элгән.
Хәзер дә сәхнә киемнәрен әзерләгәндә әлеге беренче образын зур дулкынлану белән искә ала икән ул, дип яза Сәхнә. Әлеге образда беренче тапкыр сәхнәгә чыгу, дулкынлану, әмма үзеңне шул ук мизгелдә кулга алып, бөтен барлыгыңны биреп, тамашачы каршында чыгыш ясау...
 
Хәзер дә, иң зәвыклы җырчыларның берсе буларак, Ильвинаның сәхнә костюмнарында күбрәк әнә шул хис-тойгыларга өстенлек бирүен тотып алып була. Җырчы үзе дә шуны шәрехли: сәхнә киеме минем өчен җыр һәм шигырь дәвамы, минем тойгылар чагылышы гына, ди Ильвина...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии