Җырчы Мәликә Татарстан данын SilkWayStar конкурсында яклаячак

Татар эстрадасының танылган җырчысы Мәликә Татарстанны SilkWayStar конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия, Әзербайҗан, Грузия, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән җырчылар өч ай дәвамында көчләрен сынашачак. Бу вакыт эчендә алар 12 концертта катнашачак.
 
Әлеге конкурс танылган һәм популяр җырчылар өчен уникаль халыкара мәйдан булып тора.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии