Җырчы Миләүшә Сафина: “Баласын дәваларга акча җыеп, машина алды дип сөйләүчеләр дә күп”

Матур, сихри тавышлы җырчы Миләүшә Сафинаны күпләрегез беләдер. Яшь әнинең олы сынауга дучар ителүеннән дә хәбәрдарбыз. Миләүшәнең тәүге нарасые – кызы Мәрьям Веста синдромыннан интегә. Аңа 6 яшь. Шулай булса да, кызчык әле һаман йөреп китә алмый. Тик шунысы шатландыра: акыл ягыннан көннән-көн үсеш күзәтелә.

 Миләүшә балага кайчан узуын да, аның беренче тапкыр тибенеп куюын да аерымачык хәтерли. Йөклелеген дә җиңел кичерә. Тик менә бала гына гипоксия белән (һава җитмәү) белән туа.

– Мин аны ул вакытта белмәгәнмен генә инде. Яшь чак бит, 20 яшь. Табиблар шундук белгәндер инде. Мин озак авырдым, баланы авыр таптым. Кесарев кисүе кирәк иде. Нәтиҗәдә, баланың башы кысылып, умыртка баганасына зур көч килгән булган, – ди Миләүшә. – Дүрт айга кадәр кызымда әллә ни үзгәрешләр, тайпылышлар сизмәдем. 4 ай тулып киткәч, кинәт өянәкләр башланды. Тикшерелгәннән соң Веста синдромы дигән диагноз куйдылар. Ул баланың баш миенә, нерв системасына зыян сала, аны җимерә.

Беренче өянәк булган көнне дә бүгенгедәй хәтерли Миләүшә. Яшь әни югалып кала. Табиблар ишеге төбендә торган чакларын да хәтерли. Тик менә “балагызда эпилепсия” дигән сүзләрне генә томан аша хәтерли.

Бу вакытта табиблар баланы дәвалауга кирәкми, дигән фикерне алга сөрә. Әмма күпме өметләнсәләр дә, бер яшь тулгач та ул йөреп китми. Ә өянәкләр кабатлана тора.

– Ике яшькә кадәр кызымның авыру икәнен берәүгә дә, хәтта дусларыма да әйтмәдем, – ди Миләүшә. – Көннәрдән бер көнне, кул кушырып утырып булмас дип, оят булса да, ярдәм сорарга керештем. Чөнки вакыт бара, ә балада алга китеш юк. Җыелган акчага Франциягә бардык. Анда безгә бер препарат билгеләделәр. Гимнастика, массаж курсыннан башка алга барып булмаганы көн кебек ачык. Украина, Чехиягә дә бардык. Аллага шөкер, ярдәм кулы сузучылар булды. Һәр дәвалануның файдасы бар. Алар күбрәк булган саен яхшырак. Җыелган акча инде бетте. Чит илгә барыр өчен юл хакы да бик кыйммәт.

Миләүшә хәзер кызын Казандагы түләүле клиникаларга алып йөри. Тулы бер дәвалану курсы үтү өчен 60 мең сум акча кирәк. Елга ике тапкыр бушлай реабилитация дә каралган. Шөкер, нәни Мәрьямда үәгәрешләр булуы сөендерә. Әнисе әйтүенчә, ул бик шук, акыллы, бөтен кешене таный, аңлый, күзе белән күрсәтә икән. Вакыт-вакыт “мама”, “әби”, “бабай”, “абый” кебек сүзләр дә әйтеп куя.

Билгеле, гимнастика курсы кул-аяклары тыңламаган баладан түгел, сәламәт кешедән дә зур көч сыный. Мәрьямнең курслар вакытында елаган, киреләнгән вакытлары да юк түгел. Бу аңлашыла да, авыртуга түзәргә кирәк бит. Өйдә дә Миләүшә тик ятмый: аяклары ныгысын өчен кызын бәйләп бастырып куя, гимнастика ясый. Үзе курка да: дөрес ясалмаган хәрәкәтләр баланың икенче җиренә зыян салырга мөмкин бит.

Нәни Мәрьям көндезләрен әнисеннән бер секундка да калмый диярлек. 2014 елның көзендә чит илгә очканда, Мәскәү аэропортында кинәт өянәге башлана кызчыкның. Шуннан соң ул ялгызы, аяк-куллары бәйләнгән хәлдә, ун көн буе реанимациядә ята. Шул вакытта куркып калган булса кирәк.

Төннәрен Мәрьям әйбәт йоклый. Көндез уйный. Сул кулы авырдан гына эшләсә дә, уң кулы бөтенләй хәрәкәтсез. Шуңа күрә Миләүшә алты яшьлек кызын һаман кашыклап ашата.

Миләүшәне концертларга да чакыралар. Анда киткәндә ялган юлына басарга да туры килә. “Кибеттән тәмле әйбер алып кайтам”, – дигәнгә алданып кына җибәрә кыз әнисен.

Бүген Миләүшә кызы белән Балтачта, әти-әнисе янында. Кызганыч, өч ел элек, биш ел чамасы бергә яшәгән ире белән юллары аерыла. Әти кеше акчалата ярдәм итәргә дә атлыгып тормый икән. Барысы да Миләүшә һәм аның әти-әнисе җилкәсендә.

Тешен кысып түзеп, йөрәк парәсен ничек тә савыктырырга теләгән ананың бәгырен телүчеләр дә бар.

– Мәрьямны дәваланырга йөртергә дип, кредитка машина алган идем. Кызына акча җыеп, машина алды дип сөйләүчеләр, үземә бәреп әйтүчеләр дә булды. Кеше үз башына төшмәсә нәрсә икәнен белми инде аның. Миңа да җиңел түгел, әмма түзәм. Яшь аралаш көләм, шат күңелле булырга тырышам. Табиблар да һәр курс саен алга китеш барын әйтә, кызымның аякка басачагына, матур итеп сөйләшәчәгенә дә өметләр зурдан, – ди ул.

Мәрьямның бер дәвалану курсы 60 мең сумга төшә. Баласы яныннан бер минут китә алмаган ана өчен бу бик зур сумма. Ярый әле, янында көнне-төнне ялгап эшләүче, оныкларын аякка бастыруга чын күңелдән ышанучы әби-бабай бар. Миләүшә инде кемгәдер барып ярдәм сорарга да кыенсына. Бәлки, арагызда ялгыз ана һәм гөнаһсыз сабыйга ярдәм итәрдәй кешеләр бардыр. Булса, Миләүшә белән элемтәгә керә аласыз: 89509491936.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Яңа санны күрсәтергә.
Текст:
:)