Җырчы Сылу «Русское радио»да ди-джей булып эшли башлаган

«Мин анда очраклы гына барып эләктем. Телевизорда бер каналда “радио ди-джейларына эш” дигән игълан күрдем дә, бирелгән номер буенча шалтыраттым» – ди ул.

 Ана тавышын яздырып җибәрергә кушканнар. Ул тиз генә студиягә барып, башына нәрсә килә шуны сөйләп яздырган да, емайл аша җибәргән һәм берничә көннән, шалтыратып, аны эшкә чакырганнар. Ул башта “Маяк” радиосы өчен һава торышын укыган, ә хәзер инде 3 ай «Руское радио»ның Казан бүлегендә «Стол заказов» тапшыруын алып бара. Тиздән әле “Маяк” радиосында яңалыклар да укыячак икән, дип яза "TMTV" каналы сайты.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии