Җырчы-тренер Әсхәт ДӨБЕРШАТР: «Эстрада җырчылары бүген барысы да диярлек сәламәтлеге ягыннан проблемалар кичерә» (ФОТО)

Инстаграм безне соңгы яңалыклар белән вакытында таныштырып бара. Җәйгә әзерләнүләреме, бу арада җырчылар көне-төне спорт залында шөгыльләнә. Күпләр бу эшне танылган тренер Әсхәт Дөбершатр белән бергәләп башкара.

Күрәсең, шуңа да аны татар җырчыларының “физруг”ы дип йөртәләр. Артист, тренер, сәламәтләндерү өлкәсендә үз методикасын булдырган Әсхәт Дөбер-Шатыр белән элемтәгә чыктык.

- Татар эстрадасында бүген барысы да диярлек сәламәтлеге ягыннан проблема кичерә. Аларны дәвалау белән шөгыльләнәм. Ләйсән Гыймаева, Рөстәм Асаев, Салават Миңнеханов, Иркә, Мөнир Рахмаев һәм башкалар белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп барабыз. Куркыныч проблемалар булмаса, профилактика уңаеннан да йөриләр. Аларга минем белән рәхәт, миңа да алар белән күңелле: сөйләшер өчен уртак темалар бик күп.

Җырчылар сәхнәдән генә ялтырап торалар. Спортзалга килеп, тузган шортикларын кисәләр, җырчы икән дип берсе дә танымый. Артистмы, министрмы, йөк ташучымы – барысы да бер кыяфәттә.

- Үзегез эстрададагы кайсы коллегагыз белән дус, кемне тыңлыйсыз?

- Салават Миннеханов белән күптәннән аралашабыз. Яшь җырчылар – барысы да бик күңелле, креатив кешеләр. Әмма берсен дә тыңламыйм, чөнки тыңларлык җырлар юк. Бөтен татар эстрадасы – бер штамп буенча. Бер үк әйбер ялкытты инде. Яңа әйбер уйлап табасың икән, шундук чәйнәшә башлыйлар.

- Сезне тренер итеп яллау очсыз түгелдер?

- Сәгате - 2,5 мең сум тора. Көненә 10-12 кеше белән шөгыльләнәм. Көн тәртибем ярты ел алдан языла. 10-20 генә түгел, берьюлы 60ар тренировка сәгатен сатып алалар. Ни өчен? Чөнки башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе бар. ДЦП авырулыларга да ярдәм итәм. Кайчак миңа кешеләрне күтәреп алып киләләр һәм ахырда ул үз аякларында кайтып китә.

- Спорттамы, әллә эстрададамы – керем кайдан күбрәк?

- Әлбәттә, спортта. Җырлап акча эшләп буламени? Җырчылар килештереп кенә йөри, аларның күпме акча эшләгәннәрен беләм. Анда керемгә караганда, чыгымнар күп. Төп керемне үзем нигез салган “Здоровый позвоночник” студиясе китерә.

- Банкетларда чыгыш ясыйсызмы?

- Юк. Мине күпчелек шәһәр чараларында һәм төнге клубларда күрергә була.

- Сер булмаса, сезгә ничә яшь?

- Нишләп сер булсын?! 55. Әмма күңелем кайдадыр 35тә. Ярты гасыр яшәлгән икәненә ышанмый. Яшьтәш дусларым да юк. Һәрвакыт яшьләр белән эшлим, алар белән аралашам. Үземнән 20-30 яшькә кечерәк булганнар белән уртак телне табуы күпкә рәхәтрәк. Хатыным да миннән 15 яшькә яшьрәк.

 Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.03.2017 11:56:12

Ну и правильно делает Асхат что не участвует в этом цирке,на банкетах обслуживать жирных котов западло,но в основном официанты от татарской эстрады не брезгуют этим,поют везде,на юбилеях,свадьбах,банях,лишь бы бабосы срубить.Это не искусство,это упадок.

Последние комментарии