“Җырлыйк әле”не алып баручы Алинә һәм Азат Кәримовлар тапшыруга ничек эләгүләрен сөйләде

“Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар – Алинә һәм Азат Кәримовлар тиз арада тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Җырчы гаилә концертлар белән дә йөри, туйлар, юбилейлар да алып бара әле. 27 яшьлек Азат – Мөслим районы Олы Чакмак авылы егете, 25 яшьлек Алинә исә Түбән Кама шәһәрендә туган.
– Безне кастингка Нәҗип абый чакырды. Эшли башлавыбызга 2 ел була инде. Эшебезне яратып башкарабыз. Айдар абый Фәйзрахманов элек: “Мин бу тапшыруга килгәч, үземне үзем танымыйм”, дия иде. Чыннан да шулай, энергетикасы бик көчле. Халык җырларын өйрәнәбез, яңа дуслар табабыз. “Кайчан барабыз инде”, дип ашкынып торабыз, - дип сөйләгән алар Акчарлак газетасына.
 
Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар. Заправкада да таныйлар, хәтта. Концертыбызда да, тапшырудагы кебек, тамашачы безнең белән бергә җырларга кирәк дип җырлап утыра.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии