Камал театрында «Үбешкән өчен билет» бирәчәкләр

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булачак «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасына килгән беренче 20 пар театрга бушка кереп китә алачак, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә. 5 октябрь – спектакльнең премьерасы көнне биредә үзенчәлекле «Үбешкән өчен билет» акциясе барачак.

Әлеге акциянең идеясе спектакль атмосферасыннан чыгып туган. Ник дигәндә, спектакль мәхәббәт турында. Геройларның да һәркайсы мәхәббәтләрен үзләренчә эзли: кемдер аны яулап ала, кемдер бик тырышып яшерә, ә кемдер әлегә аны танымый.

Спектакльдә вакыйгалар автор тарафыннан уйлап чыгарылган “Мәхәббәт FM” дип аталган Казандагы бер радиостанциядә башланып китә. Иләс Миләсов (Эмиль Талипов) һәм Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) - коллегалар. Егет - ди-джей, кыз – тавыш режиссеры. Араларында җаваплы мәхәббәт булса да, әлеге пар хисләрен тануга озын-озак сынаулар аша килә. Башка геройлар да үзләренчә мәхәббәтләрен эзлиләр. Ә менә вакыйгалар ничек булыр, һәркем үз ярын таба алырмы – анысы сорау...

«Мәхәббәт FM» спектакле Г.Камал театрында 5, 6, 11 һәм 25 октябрь көннәрендә барачак. Булачак премьераның сюжеты Казанның уйлап чыгарылган «Мәхәббәт FM» дип аталган радиостанциясе тирәсендә куерачак. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии