Канатлы кеше Фудзияма тавы тирәли очып әйләнде (ВИДЕО)

Джетмен псевдонимы белән танылган Ив Росси аркасына беркетелгән моторлы канатлар ярдәмендә Япониянең мәшһүр Фудзияма тавы тирәли тугыз мәртәбә очып әйләнде.

Ике метр киңлектәге канатлар һәм дүрт реактив мотор ярдәмендә Росси сәгатенә 200 чакрым тизлектә очып бу тауны тугыз мәртәбә әйләнде. Дүрт моторлы бу канатлар 6-13 минут дәвамында очу мөмкинлеге бирә, очыш тизлеге сәгатенә 300 чакрымга кадәр җитә ала. 

54 яшьлек Джетмен моңарчы да төрле рекордларга ирешеп Гиннес рекордлар китабына кергән иде. Ул элегрәк Гран-Каньон аша да, Ла-Манш бугазы аша да очып узды, һөҗүм очкычлары янында да очты, дип хәбәр итә "Азатлык" радиосы.
 
Элек Боинг очкычларында юлчыларны йөрткән Росси үз тормышының шактый күп елларын реактив моторлы пластик канатлар ясауга багышлаган. 2004 елдан бирле ул шушы рәвешле оча башлады һәм кешенең канатлы була алуын раслаучы бер символга әверелде.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.11.2013 02:08:09

маладисс

Последние комментарии