Кайда танышу кулайрак?

Җәй. Ә син һаман да ялгыз. Кичекмәстән берәрсе белән танышырга кирәк! Кызлар белән теләсә нинди вакытта һәм теләсә кайда танышырга мөмкин. Иң мөһиме, үз-үзеңә ышану кирәк.

Урамда

Иң кыены – урамда танышу. Анда кызны үзеңә карату өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Әйтик, аңа "социаль сораштыру"да катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәргә була. Тик килеш-килбәтең турында онытып җибәрмә, тәмле телеңне жәлләмә. Юкса кызның синнән шикләнүе бар. Танышу өчен кибет тә – яхшы урын. Чибәркәй янына килеп, аңа комплимент әйтергә, соңыннан кафега чакырырга мөмкин. Әгәр дә ул сезгә битарафлык күрсәтсә, үпкәләргә дә, дорфа итеп җавап бирергә дә кирәкми. Бәхетеңне башка вакытта сынап кара. 

Пляжда 

Су коенырга килгән кызлар арасында чибәркәйләр күп була. Яхшы йөзә белүең һәм спорт уеннарында катнашуың белән син әллә нинди кызларның игътибарын җәлеп итә аласың. Тик шаян телле һәм җор күңелле булырга кирәклеген дә истән чыгарма. 

Дискотекада 

Дискотекага егет-кызлар ял итәргә дип бара. Күзең төшкән гүзәлне салмак биюгә чакыр һәм шул вакытта аның белән таныш. Дискотекада да социаль сораштыру үткәреп карарга була. Берәрсе янына килеп: "Син нинди танышу алымнарын кулайрак күрәсең?" – дип сорасаң, шаян егет икәнлегеңне күрсәтерсең.

Туйда 

Туйда кызлар һәрвакыт шат һәм күңелле була. Үзеңә ошаганы тирәсендә бөтерелергә тырыш. Аның янәшәсенә утыр. Тәнәфес вакытында биюгә чакырып, сөйләшеп китәргә була. 

Транспортта 

Автобус-троллейбусларда кеше күп вакытта кызлар белән танышу аеруча җайлы. Аңа урын бирергә, яисә авыр сумкасын күтәрергә ярдәм итәргә була. Берәр темага сүз катып, сөйләшүне җанландыра алуың үз сәләтеңнән тора. 

Галимнәр фикеренчә, үзең турында тәүге фикерне син беренче 15 секунд эчендә аласың. Шуңа күрә дә кызлар белән танышыр алдыннан килеш-килбәтеңә зур игътибар бир һәм ялгыш сүз ычкындырмас өчен авызыңны үлчәбрәк ач! 

vatantat.ru

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.10.2013 13:57:26

Сэлэм кызлар эйдэ танышабыз мига 22 яшЬ 18 АЛЫП 25 КЭДЭР МИН ИЧМИМ ТАРТМЫМ

Последние комментарии