Кайсы айда өйләнешү хәерлерәк

Кызыклы йолдызнамә тәкъдим итәбез. Ышаныргамы, ышанмаскамы - үзегез карагыз.

 

 
Гыйнвар
Никах тыныч, аерылышуларсыз, борчуларсыз булыр. Тик көндәлек тыныч тормыш психологик һәм физиологик яктан канәгатьсезлек китереп чыгарырга мөмкин.

Февраль
Дөрләп торган мөнәсәбәтләр һәм хыянәт – еш кына февраль ае никахының нәтиҗәсе. Ир белән хатын беренче елны торып бетерә алсалар, картайганчы бергә булырлар.

Март
Йолдызлар шактый кызыклы тормыш вәгъдә итә. Тыныч вакыт салкынлык һәм бәхәсләшүләр белән чиратлашып барачак.

Апрель
Бик яраткан очракта гына бергә торып бетерә алырлар.

Май
Шактый нык һәм бәхетле никах. Майда өйләнешүчеләр, гадәттә тиз баеп китә. Әмма майда өйләнешүчеләр сирәк, "маиться" итәрбез дип куркалар.

Июнь
Бу айда өйләнешүчеләр “Яхшы нәрсә күп булмый” дигәнне истә тотарга тиеш.

Июль
Ир белән хатын үзләре өчен иң мөһиме гаиләме, карьерамы, йә шәхси  ирекме икәнен билгеләргә тиеш.

Август
Язмыш хисләрне сынап кына торачак. Беренче уньеллыкта күңелсезләнеп торырга вакыт булмаячак.

Сентябрь
Гаилә тормышын башлап җибәрү өчен иң яхшы ай. Ләкин шалашта түгел!

Октябрь
Язылышырга барганчы, яхшылап уйлашыгыз. Башыгызга шактый авырлыклар төшүе бар.

Ноябрь
Хисләр ташкыны, очрашулар, аерылышулар, нәтиҗдә - хэппи-энд. Мондый формула ошаса – ноябрьдә өйләнешегез.

Декабрь
Бу айда өйләнешүчеләргә берни дә куркыныч түгел. Теләсә нинди сынауларны узып, озак-озак бергә яшәрләр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.03.2013 21:43:14

Май гаепле дисен алайса))))))

03.03.2013 17:09:15

Без дэ май аенда эйлэнештек ризультат АЕРЫЛУ булды .

Последние комментарии