Казан чибәрләрен Бөтенроссия кәләшләр фестиваленә чакыралар

Никахлары 2014 елда рәсмиләштерелгән ханымнарны “Россиянең Бриллиант кәләше” Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең төбәк турында катнашырга чакыралар. Фестивальдә катнашу өчен буй, гәүдә авырлыгы, матур буй-сын мөһим түгел. Жюри катнашучыларны - кәләш-тормыш иптәше дигән гомуми образ һәм “иреңә мәхәббәт аңлату” дип аталган иҗади өлеш буенча бәяләячәк.

Жюри фикеренчә, уртак никахларын бриллиант туйга кадәр сакларга әзер булган кәләш җиңүче булачак, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе. 

Фестивальгә әзерлек барышында кәләшләр өчен матурлык серләре, хореография, чәч үрү һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Татарстан Республикасында фестиваль үткәрү хокукы Яр Чаллы шәһәренә бирелгәнлектән, оештыру максатыннана үткәрелүче барлык кичәләр нәкъ менә әлеге шәһәрдә үтәчәк. Башка шәһәрләрдән катнашучылар фестивальнең төп чараларында - 29 мартта “Кунакчыл кәләш” бәйгесендә, 12 апрельдә Яр Чаллыда Чулман проспекты, 73 адресы буенча урнашкан Тантаналар сараендагы фотосессиядә катнашырга тиеш.
 
Татарстанда фестивальнең финалында җиңгән, “Татарстан Республикасының Бриллиант кәләше” титулына ия кәләш Татарстан данын яклап, бу ел Новосибирск шәһәрендә үтүче Россия финалында катнашачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии