“Казан егетләре” авыру балалар белән очрашкан (ФОТО)

Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узды. “Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янына кунакка килде.
Башта егетләр үзләре турында сөйләделәр. Төркем “Казан егетләре” дип аталса да, алар барысы да гади авыл егетләре.
 
Үзәк директоры Зөлфия Ганиева кунакларны үзәк белән таныштырды, дип яза җирле басма.
 
Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Азнакай егете Ислам Шәйдуллин артистларны якыннан күрүгә аеруча шат иде. Ул сәламәтләндерү үзәгенә күптәннән йөри. Үзе дә җырларга ярата, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.
 
– Без хәйрия концертларында еш катнашабыз, – ди төркемнең солисты Ильнат. – Балалар белән очрашуыбызга, алар белән аралашуыбызга бик шатбыз. Без аларга исәнлек телибез.
 
Артистлар кечкенә тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.
 
 
 
Айгөл Хөсәенова фотосурәте.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии