"Казан егетләре" елга 4 клип төшерә

Күп кенә танылган җырчылар елына 1-2 клип белән чикләнгәндә, "Казан егетләре" 4не төшерә. Шуның кадәр осталык, креативлык һәм яңадан яңа идеялар аларга каян килә?

 "Берничә ел элек үзебезгә "Бер елга минимум 3 клип төшерергә" дигән максат куйган идек. Сүзебездә торырга тырышабыз хәзер. Кайвакыт планны арттырып та үтибез әле. Быел "Авылым", "Сибелә чәчем", "Игенче" кебек җырларга клип эшләдек. Әле менә тагын берне төшерергә исәпләп торабыз. Яңа җырлар яздырабыз, көннән-көн яңа идеялар килеп тора. Иң мөһиме оператив булырга һәм тукталып калмаска. Бер урында таптанырга яратмыйбыз, шуңа да мөмкинлек туган саен клип төшерергә тырышабыз", ди егетләр.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии