«Казан егетләре»нә ник яныйлар?

Соңгы бер ай дәвамында кызлар тарафыннан “Казан егетләре ”нә ау бара. Аларның Вконтакте битендәге төркемендә, кызларның үзара сүзгә килеп, шунда ук бер-берләренә яный башлауларының шаһите булырга туры килде.

Соңыннан кызлар “Казан егетләре”н очрашуга чакырганнар. Егетләр баш тарткач, аларның сәламәтлегенә зыян салу белән янаганнар. Егетләрнең гаиләле икәнлекләрен белеп, бер ханым җырчыларның студиясенә шалтыраткан. Ул үз-үзенә кул салып, ахырдан бөтен гаепне егетләргә аударып калдырачагы турында әйткән. Шуннан соң“Казан егетләре” әлеге ханым белән яңадан элемтәгә кергәннәр.

“Әлбәттә, курыктык. Кеше гомере турында сүз барганда, без берничек тә битараф була алмыйбыз. Әлеге ханымны тынычландыру ниятеннән, аңа дуслык тәкъдим иттек һәм әле яңа гына табадан төшкән, “Күңел түремдә” дип аталган, салмак җырлардан торган җыентыгыбызны бүләк итәргә сүз бирдек”, - дип белдергән егетләр "Интертат.ру" сайтына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.06.2015 01:12:14

Ашыккансыз егетлэр, эйтмэ дэ.Пиар ясап мескеннэр кон курсэ генэ инде,безнен татар эстрадасы "колхозлары". Узлэре турында нинди генэ гайбэт,уйдырмалар уйлап чыгармыйлар.Халык кунекте инде.

ах нинди пиар буласы иде бит! Нигэ ханымнын уз-узенэ кул салганын котмэскэ иде?

Последние комментарии