"Казан егетләре"ннән Айдар Әгъләмов матбугат-конференциясе барышында журналист кызга тәкъдим ясады (ФОТО)

"Чыгасыңмы миңа?" - диде Айдар журналист Чулпан Шакировага.

Бу, әлбәттә, Казан егете тарафыннан шаярып әйткән сүз иде. Эш шунда ки, Айдар триода бердәнбер өйләнмәгән егет. Шуңа күрә триодагы бөтен төрттерүләр, шаярулар шул тирәдә була ди. Әгъләмов үзе дә төрттерүләргә сәбәп бирә тора. Мәсәлән, 13 ноябрь көнне "АМАКС Сафар-отель"дә булган матбугат конференциясе дәвамында ул кәгазь битендә... кыз рәсеме ясап утырган.

"Туйлар.ру" укучылары өчен әлеге "картинаны" махсус эләктереп калдык. Менә ул:

Ә матбугат конференциясе менә нәрсәгә багышланган иде:

30 ноябрь көнне Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Бәйрәм бүген” дип аталган татар концерты оештырылачак. Анда «Казан Егетләре» төркеме, җырчы Илсөя Бәдретдинова, «Казан» бию ансамбле, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Заринә Хәсәншина, “ТНВ” телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
 
Концертта татар халык җырлары, классик әсәрләр һәм заманча хитлар башкарылачак. 
 
“Казан Егетлэре” төркеме һәм Ильсөя Бәдретдинова Татарстанның төрле шәһәр-районнарында һәм Россиянең төрле төбәкләрендә инде күп кенә концертлар бирергә өлгерде. 2015 елның ахырына кадәр тагын 30га якын чыгыш планлаштырылган. Шуларның иң зурысы 30 ноябрь көнне Казанда булачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.12.2015 11:13:11

Хи-и-и, нинди егет булсын бу, пелэш бабай бит инде.

15.11.2015 21:22:48

ачуланмагыз. монда чибэр, ничектер тыйнак айдар калган иде. аны да чикерткэ урынына сикертэ башладылар. э икесе артык елмая, гэрчэ килешмэсэ дэ, артык каты сикерэ хэм элекке мужественный эре гэудэле казан егетлэре янында югалып калалар... мин аларнын дусты да тугел. аралашмканым да юк. уемны яздым. ачуланмагыз..

14.11.2015 20:22:00

Минем бар притензиясе-мин узем татар и татарча почти силяшмим-булдым пресс-конференция и курдем усебишь-как татарлар почему-то силялдрал уразча-якобы мында уруслар и тд....бу дрис тугель Мин наконец-то бильдим что бу ике малайлар\раньше считать иттем\балалар Айдар Аглямовны-а манда наконец-то бильдим что их таплар бизде Казанда......

Последние комментарии