Казанда балага Аналь дип кушканнар (СӘЕР ИСЕМНӘР)

Узган ел исә Феодосия исемле бала туган иде. Ә бер атна элек Аналь исемле бала теркәлде. Кыргызстаннан килгән гаилә яңа туган ир балага шундый исем кушкан.
ЗАГС хезмәткәрләре сәер исемнәр белән халыкны даими таныштырып тора. Ниндиләр генә юк монда: Дурдона, Женевьева, Ахиллес, Багратион, Хусайба, Мухожира, Гликерия, Амадис, Инзиля, Анабель-Мария, Евангелина, Дельфина…
 
Инде зур үскәч, исемнәрен ошатмаучылар аны алмаштыра ала. Соңгы вакытта Ангела, Готела, Джессика, Риана булып үзгәрүчеләр дә шактый. Закон буенча исемне күпме телисең, шулкадәр тапкыр үзгәртергә ярый.
 
Архивта исә Счастье, Алоэ һәм Боль исемнәре дә барлыгы ачыкланган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.03.2015 15:12:42

Инзиля исеме сэер исемгэ керэмени ул?

Последние комментарии