Казанда беренче тапкыр велотуй узды

20 август көнне Казанда кызыклы туй узды. Кияү дә, кәләш тә велосипедта иде.

Роман Захарченко белән Ольга Сидоренкова 4 ел элек Украинада таныша. Роман – Хмельницк шәһәрендә, ә Ольга Николаевта радиода эшләгән. Икесе дә бер үк эре медиа-корпорациядә эшләсә дә, бер-берсен белмиләр. Аларны бер музыкаль проектны башкару якынайта.
Бер айдан соң Романны Казандагы радиостанцияләрнең берсенә эшкә чакыралар. Ольга да сөйгәне белән китә. Казанда барысын да яңадан башларга туры килсә дә – бирешмиләр. Велосипед спорты белән кызыксынулары аларга күп яңа дуслар табарга ярдәм итә. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии