Казанда иң күркәм кияү белән кәләшне сайладылар (ФОТО)

Тумышлары белән республиканың төрле районнарыннан, бүгенге көндә Казанда укучы, эшләүче дүрт егет һәм кыз жюри әгъзаларына бирнә, мәһәр дә әзерләп күрсәтте, бер-берләрен тәмле ризыклар белән дә сыйлады, каенана-каенатаның көтелмәгән, четерекле сорауларына да җавап бирде.

Иң күркәм кияү белән кәләш исеменә Казан егете Гадел Вәлиуллин белән Яңа Чишмә кызы Алсу Сәхабетдинова лаек булды.

Мондый бәйге 2011 елда бер оештырылган булган. Анда катнашкан ун егет һәм кыз үзара танышып-дуслашып киткән. Ике пар өйләнешеп, бүгенге көндә балалар үстереп ята.

Проект-конкурсның оештыручысы Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, чараның максаты – яшьләрне гаилә тормышына әзерләү, элеккеге милли традицияләрне искә төшерү. 

– Бәйгенең тагын бер максаты – егет-кызларны үзара таныштыру да, – ди Наилә Җиһаншина. – Бер-берләрен якыннанрак белү өчен менә дигән форсат бу, шушы бәйгедә кызларның аш-суга, кул эшләренә осталыгы күренә.

Тумышы белән Теләче районының Олы Нырсы авылыннан, хәзер Чаллы театрында актриса булып эшләүче Миләүшә Гыйльметдинованың әнисе Нурания ханым 1993 елда «Сөембикә» журналы белән «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы уздырган «Киленбикә» конкурсы җиңүчесе булган. 

– Мин гомер буе шул исемгә лаек булып яшәргә тырыштым. Кызыма да әлеге бәйгедә катнашу гомерлеккә матур истәлекләр калдырыр, үзе өчен күп нәрсәләргә өйрәтер дип уйлыйм, – ди Нурания ханым. 

«Киленнең теле әйбәт эшләргә тиеш»

Сәидә абыстай Аппакова да, кызлар-егетләр тормышны белеп гаилә корыр­га тиеш, дигән фикердә тора.

– Күп кенә ана‑ата баласын ашата-эчертә, укыта, әмма булачак килен яки кияү, булачак ана яки ата итеп тәрбияли белми. Өйләнешеп яши башлагач, сүзгә кереп китәләр дә ата-аналары янына кайтып утыралар. Хатын, ир хакы дигән нәрсә бар. Кызлар-егетләр бу турыда яшьтән үк белеп үссеннәр иде, – ди ул.

Сәидә абыстай сүзләренчә, гаиләне саклауда хатын-кызның роле зур.

Ул уңган, булган, ягымлы гына түгел, артист та булсын. Артист дигәндә җырлый-бии белсен дип аңларга кирәкми. Үз вакытында хәйләкәр дә булыр­га, теле дә әйбәт эшләргә тиеш. Каенатам әйтә иде, кызым, ирләр команда биргәнне яратмый, җаным дип эндәш, дия иде. Син авыр сумка күтәреп йөрергә тиеш түгел. Өйрәтим әле ничек хәйләкәр булырга икәнен, кибеткә чыгыйк әле, җаным, дип, кулыңа сумканы ал, юлда барганда чәчеңне битеңә төшер дә, сумканы иреңә тоттырып, чәчеңне рәтләгән бул, аннары инде сумканы кулыңа аласы булма, иреңне култыклап, әкият сөйләп тик бар, дия иде.

Каенатамның киңәшен тоттым. Кибеткә, базарга йөргәнем булмады. Гадәттә, өйдә ипи булмаганда, хатын иренә, кибет яныннан узып киттең, шунда кереп чыгарга ирендең, дип җикеренә. Алай итәргә кирәк түгел, җаным, мин аш пешерә торам, син кибеткә чыгып кер диген. Тагын каенатамның сүзен әйтеп китим, ул, ир‑ат хатын-кызның илле процент эшен эшләргә тиеш, ирне читкә чыгарып җибәрмәс өчен, ул синең яныңда кайнашсын, дия иде. Хатын‑кыз өлгер бит ул, тиз генә киенә дә ипигә чыгып йөгерә. Ир‑ат эшсезлектән диванда аунап, телевизор карый. Телевизордан туеп, урамга чыгып китә, анда өч борынга җыелышалар. Өйгә кайтудан кызык тапмый ул.

Ир хакы дигәннән, балалар алдында әтинең дә­рәҗәсен күтәрергә кирәк. Иңеннән кочаклап, ярый әле атагыз бар, ул эшләп тора, дип мактагыз. Ачуланышып киткәндә, авызыгызга «английский замок» куегыз. Башта әйткәләшәсең, аннары сугыша башлыйсың. Шуннан тормышның яме китә.

Ир-атлар исә хатыннарына авыр сүз әйтергә тиеш түгел. Хатын-кызның организмы шулай көйләнгән, яман сүз аның бөтен күзәнәгенә үтеп керә икән. Ә ирләрнең бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Авыр сүз әйтүдән тыелып торыгыз. Югыйсә эшләр аерылуга кадәр җитә, – дип вәгазьләде безне Сәидә абыстай.

«Аерылу процессын катлауландырырга кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында, аерылышу процессын катлау­ландырырга кирәк, дигән фикер җиткергән иде. Шуның нигезендә депутатлар аерылу срогын бер айдан өч айга кадәр сузарга ниятли.

Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншинадан әлеге уңайдан фикерен сораштык.

– Аерылу процедурасын катлауландыруга уңай карыйм. Бездә яшьләр, гадәттә, аерылу чигенә килеп җиткәч кенә чаң кага башлый. Хатын-кызлар өйдәге проблеманы әнисенә генә сөйли. Атналар буена сөйләшмиләр, ирнең өйгә кайтмаган көннәре була. Боларга күз йомарга кирәкми. Гаиләне саклау турында уйлый башларга кирәк. Бездә гаилә кризисы үзәге эшли. Аеры­лышырга уйлаган парлар белән эшлибез. Алар белән сөйләшкәннән соң, гаиләдәге аңлашылмаучанлык вак кына әйбердән килеп чык­каны аңлашыа. Безгә никадәр иртәрәк килсәң, шуның кадәр яхшырак. Шөкер, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә аерылышмады. Уйлау өчен өстәмә вакыт бирү дөрес булыр иде, – ди ул.

1

2

3

4

5

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии