Казанда күзе начар күрүче кияүне ЗАГСта кабул итмәгәннәр

Прокуратура Казан ЗАГСларының берсендә яшь парның никахын теркәмәү фактын тикшергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
2015 елның августында Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә никахларын теркәү исәбе белән яшь пар мөрәҗәгать итә. Ләкин аларның теләкләрен кире кагалар. Һәм моңа сәбәп булып кияүнең күз күрү буенча инвалид булуы тора! ЗАГС хезмәткәре, идарә инструкциясенә сылтап, кияүдән нотариаль раслап кул куелган гаризасын таләп итә.
 
Бу урында мондый шартның мәҗбүри булмавын искәртеп үтәргә кирәк. Нотариаль расланган гариза бары тик парларның берсе үз кулы белән мөстәкыйль рәвештә кул куя алмаган очракта гына таләп ителә.
 
Әлеге очрактан соң прокуратура ЗАГС идарәсе җитәкчесенә гаепле хезмәткәргә тиешле җәза бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган, ә яшьләрең никахлары теркәлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии