Казанда машиналарны кызлар озату өчен урлыйлар

Бу турыда журналистларга министрлыкның машина урлау очракларын ачыклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, күп очракта бу - 16-25 яшьлек егетләр. Аларның байтагы инде бер мәртәбә җинаять җаваплылыгына тартылган булган, күбесенең урта гомуми белеме бар. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, машина урлаучыларның 40 процентка якыны җинаять кылган вакытта исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә булган. Әлеге төр җинаятьләрнең 80 процентка якынының төннәрен кылынуын да әйтеп китү урынлы булыр, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.
 
- Яшьләрнең күбесе бу машиналарны төнге клубтан кайту, кызларны, дусларын утыртып йөртү өчен «алып тора», - дип белдерде Рафаэль Габбазов үзенең чыгышында.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии