Казанда татар малаен һәм кызчыгын сайладылар

Быел Казанда беренче тапкыр балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында «Татар кызчыгы» һәм «Татар малае» бәйгеләре узды.
Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе әлеге бәйгене телне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, милләтебезне үстерү максатында оештырган. Казан шәһәре «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Рәхимә Арсланова әйтүенчә: «Асылыбыз югалмасын өчен, балаларны туган телгә өйрәтү мөһим. Кечкенәдән өйрәнсәләр, алар үз балаларына да матур итеп бишек җырларын, милли йолаларны, гореф- гадәтләрне өйрәтерләр һәм, әлбәттә инде, киләчәгебез өметле булыр». Бәйгеләрдә 30га якын малайлар һәм кызлар катнашты. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге мөхтәрәм жюри балаларның кул эшләренә осталыкларын, җыр-биюгә сәләтләрен дә сынады. Балалар, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп, татарның милли бәйрәмнәреннән күренешләр дә күрсәттеләр, онытылып барган йолаларны сәхнәләштерделәр. Чараларны бәйгене оештыруда һәм үткәрүдә зур тырышлык куйган Казан шәһәре «Ак калфак» оешмасының актив вәкиле Ләйсән Антонова алып барды. Совет районының 50нче балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Гөлчәчәк Кәримова әйтүенчә, мондый бәйгеләрдә катнашу тәҗрибә тупларга ярдәм итә, дип яза ШК.
 
– Милли бәйрәмнәребезгә кечкенә яшьтән игътибар бирү бик мөһим. Бала халык авыз иҗаты белән, җырлы-биюле уеннар аша милли гореф-гадәтләребез белән таныша. Искиткеч милли киемнәрне киеп карау, халык җырларын көйләү бала күңеленә нык тәэсир итә. Бакчабызда Сөмбелә, Каз өмәсе, Карга боткасы, Нәүрүз, Аулак өй, Сабантуй кебек бәйрәмнәрне зур әзерлек белән уздырабыз. Әти-әниләр иң актив катнашучыларыбыз һәм булышчыларыбыз. Әти-әниләр белән бергә сөлге чигәргә, кул эшләренә дә өйрәнәбез, – ди Гөлчәчәк Кәримова.
 
Шәһәр этабына сайлап алу турларында Гран-прига «Татар кызчыгы» бәйгесендә Назилә Гыйбадуллина лаек дип табылса, «Татар малае» исеме алты яшьлек Аслан Миграязовка бирелде. Бәйгедән тыш та, үз теләкләре белән сәхнәгә менеп татарча биегән-җырлаган, саф татарча сөйләшкән малай-кызларны күреп сөенми мөмкин түгел. Кечкенә булсалар да, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлый алар. Мондый балаларыбыз, милли җанлы сабыйларны тәрбияләүче әти-әниләр, мөгаллимнәребез булганда, сәләтле татар балаларын барлаучы, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлткән чаралар оештыручылар булганда, киләчәгебез өметле.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии