Казанда туган балалар арасында иң популяр исемнәр нинди?

ЗАГС идарәсе 2011 елның беренче яртыеллыгы буенча иң популяр исемнәрне атады.

Казанда яңа туган кыз балаларга кушылган иң популяр исемнәр Дарья һәм Камилә икән.

Ир бала исемнәре арасында Артем, Тимур һәм Артур беренчелекне бирми.

Икенче урында чын татар исемнәре - Таһир һәм Әмир.  

Кәримнәргә "сорау" кимегән, күрәсең.

Иң сирәк исемнәрдән - Евангелина һәм Тамерлан.

Казанның ЗАГС идарәсе хәбәр иткәнчә, зур фантазиягә ия ата-аналар әлеге исемнәр белән генә чикләнми. Димәк, ишетәселәр алда әле.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.08.2011 20:24:40

Э фотодагы бэпчек бигрәк матур да инде!
Әллә берне апкайтырга инде картаймыш көндә?

18.08.2011 20:23:37

Дөрес тэ сөйләп карыйсың Зелпе!

Татарга мөгез чыгарырга булсын тизрәк!

18.08.2011 09:35:05

Әле күптән түгел генә бер яшҗ әни еламсырап сөйләп торды: балама ЛИЛИЯНА дип исем кушмакчы идем. Русчада, татарча да җиңел әйтелсен, кыскартып та җиңел әйтеп булсын дигән идем. Мулла тыңламады , ЛИЛИЯ дип исем кушты. Нигә шулай итте ул. Не имеет права ул әйеме апа-ди.
Яңа исем уйлап табарга кирәкми. Нигә руслар һаман да гел бер исемнәрен кушалар. Нигә без татарлар исем төрләндерәбез. Кешедә булмаганны кушарга ашкынабыз. Менә шул төрләндергәнгә урыслар безнең исемнәрне дөрес итеп әйтергә өйрәнә алмыйлар бит инде.

Последние комментарии