Казанда ЗАГС хезмәткәрләре өчен бердәм костюм булдырылачак (ФОТО)

Казан ЗАГСларының иң мөһим хезмәткәрләре - теркәүчеләр өчен бердәм образ булдырганнар. Заман таләпләренә туры китереп, әлеге бердәм костюм дизайнын никах теркәүчеләр өчен "Регистратор мечты" конкурсы кысларында сайлап алганнар.
Образ өстендә фотограф Рөстәм Гарипов һәм стилист Регина Сафина эшләгән.
 
Яңа бердәм форма үзенең макси-озынлыгы, тыйнак төсе һәм милли элементлары белән аерылып тора. Якын арада исә кияү белән кәләшләр әлеге форманы чынлыкта Казан ЗАГСларында күрә алачак.
 
 
 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии