Казанга Александр Пушкинның бәрхет камзулын һәм салам цилиндрын алып килделәр (ВИДЕО)

Александр Пушкинның 180 еллыгына багышлап оештырыла торган «Мой ангел, здравствуй. Я в Казани…» күргәзмәсенә шагыйрьнең нәселен дәвам итүче оныгы – барон Александр Гревениц Тунистан кадәр килде. Казанда да Пушкинның туганнары яши. Шуларның берсе - Александр Норден.

Күргәзмәдә бәрхет камзул һәм салам цилиндр белән беррәттән, Пушкинның хатыны Наталья Николаевнаның туфлие, ул бәйләгән бала юрганы да бар. Әлеге экспонатлар Санкт-Петербург музееннан әлегәчә беркайчан да алып чыгылмаган булган.

Бүген исә Казанда, Спасо-Преображенское монастыре янында Париждан китерелгән розаларны утырттылар. Розаларның махсус чыгарылган злеге төре  «Александр Пушкин» дип атала.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.09.2013 23:31:58

Бик кирәк иде инде.
Беткән иде алама да сәләмә Казанда!

Последние комментарии