Казанлылар Татарстан Президенты тәрәзәсе каршында флешмоб оештырды (ФОТО)

Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсе Министрлар Кабинеты бинасында урнашкан. Һәркөн диярлек республика башлыгы шуннан төшерелгән сурәтләрне үзенең "Instagram"дагы битенә урнаштыра.
Бүген иртән бер төркем яшьләр президентка җавап йөзеннән, “Доброе утро, Татарстан”, “Хәерле иртә, Татарстан” плакатлары белән Хөкүмәт йорты каршына чыкты. Аларны яңгыр да куркыта алмаган. Рөстәм Миңнеханов креатив яшьләрне фотога төшергән һәм "Instagram"га куйган.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.05.2014 18:10:34

Бик шэп булган бу)

Последние комментарии