Казанның яңа ЗАГСына исем эзлиләр

5 июльдә Казан шәһәрендә никахларны рәсми теркәүче яңа ЗАГС бинасы ачыла. Әмма әлегә яңа корылманың рәсми исеме юк. Хәзергә аңа "Казан" тантаналар үзәге" дигән исем бирү тәкъдим ителә. Ә сез нинди исем бирер идегез?

Шәһәр мэры Илсур Метшин аңа исемне шәһәр халкының фикер һәм тәкъдимнәре нигезендә сайлаячакларын белдерде. Башкала мэриясенең интернет сайты аша һәр казанлы үз тәкъдимен җиткерә ала. Моннан тыш фикерләрне телефон аша башкаланың үзәк ЗАГСына шалтыратып та әйтергә була.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.06.2013 17:15:39

Чаша любви-бэхет касэсе.

26.06.2013 16:49:05

татарча исем кушсыннар иде

Последние комментарии