Кәҗә елы астрологлар фаразлавында

Астрологлар 2015 – уңай үзгәрешләр елы дип фаразлый. Тормышына бераз гына үзгәреш кертергә теләүчеләр дә, аны кардиналь үзгәртергә ниятләүчеләр дә – һәркем кызыклы тәкъдимнәр алачак. Зәңгәр Кәҗә кешеләргә эшләрен җиңелрәккә алмаштырырга, ә керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Танылган астролог Павел Глоба, Россия кризиска бирешми, бүтән илләр белән чагыштырганда, ул күпкә отышлырак хәлдә, дип саный. Киләсе елда Россия икътисади сәясәтен энергоресурслар белән сату итү хисабына төзеячәк, бу Россиянең дөньякүләм дәрәҗәсе күтәрелүгә китерәчәк, ә АКШның, киресенчә, дәрәҗәсе төшәчәк, ди. Ул Россияне киләчәктә дөньякүләм лидер итеп күрә.

Павел Глоба фаразлавынча, 2015 елда ракка каршы дару уйлап табулары да ихтимал.

XV гасырда яшәгән француз астрологы Нострадамус фаразлавынча, 2015 елда дөньяда бөтен җиһанда яшәүчеләр өчен миссия үтәүче кеше барлыкка киләчәк. Ул кешеләрне яхшылыкка өндәячәк. Нострадамус аны нәкъ менә Россиядә яшәүче кеше дип әйтеп калдырган.

Танылган күрәзәче Эдгар Кейси Россияне рухи үзәккә әвереләчәген, киләчәктә бик күп халыкларны һәм җирләрне берләштерәчәген әйтә. Дөньяда глобаль җылыну башлану Россияне дә читләтеп үтмәячәк, ләкин Россия территориясе аннан каза күрмәячәк, ди. Киресенчә, климатның җылынуы Россиядә икътисад һәм башка өлкәләрнең үсешенә китерәчәк, халыкның тормышы яхшырачак, ди.

Ванга 2015 елда дөньякүләм кризис башланачагын әйтеп калдырган. Ләкин ул Россия икътисадына әллә ни зур хилафлык китермәячәк, дигән. Аның әйтүе буенча, шундый авыр вазгыятьтә дә Россия, башка илләр белән чагыштырганда, иң тотрыклысы булачак һәм аның бүтән илләргә булышырга да хәленнән киләчәк. Ванга 2015 елда ракка каршы дару уйлап табачаклар дип әйтеп калдырган. 

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.12.2014 23:03:43

Бу экиятне Глоба 20 ел буе фаразлый инде. Яна 2015 нче елда бик кунелле булачак инде яшэве(( Яна бэялэр .....

Последние комментарии