Кәләш букеты сайлыйбыз: чәчәк бәйләмнәре дә төрләргә бүленә (ФОТО)

Дөньяда иң матур кәләш буласыгыз килсә, образны алдан уйларга вакытыгызны һәм фантазияне кызганмагыз. Туй күлмәген тулыландыручы кәләш букеты тышкы кыяфәтегезне генә бизәп калмый, ә гомер буена җитәрлек якты истәлекләр калдырачак. Әлеге элемент турындагы кайбер киңәшләребез сезгә файдага булыр.

Туй - һәр кәләшнең хәтерендә иң якты, иң истәлекле көн буларак истә каладыр, мөгаен. Ә чәчәкләрсез нинди бәйрәм булсын ди? Аккошны хәтерләткән кәләшнең тышкы кыяфәтенә тел-теш тидерерлек түгел - бар нәрсә дә камил: затлы күлмәк, зәвык белән ясалган прическа. Ә төп игътибарны җәлеп иткән аксессуар ул, әлбәттә, кәләш букеты. Кәләшнең туйдагы чәчәк бәйләме хәзер зәвыклы бизәү чарасы гына түгел, ә чын-чынлап модалы аксессуарга әйләнде. Элек ул бер төрле генә булса, әйтик ярым шар формасында, хәзер аның формасы да, төрләре дә шактый үзгәрде. Алар турында тәфсилләбрәк сөйләшик.

1. Түгәрәк бәйләм 

Кәләш букетының иң киң таралган төре түгәрәк формалысы. Аны флористлар портбукетница дип аталучы махсус җайланмага чәчәкләр тезеп ясый. Мондый бәйләмне, гадәттә, консерватив карашлы, экспериментларга авыр бара торган гүзәл затлар сайлый. Андыйларның, гадәттә, күлмәкләре дә ак төстә һәс классик стильдә була. Элек мондый бәйләмнәрне фәкать гөлчәчәкләрдән ясасалар, хәзер бу бизәү чарасы орхидея, лилия, каллалардан да иҗат ителергә мөмкин. Түгәрәк бәйләмнең төп өстенлеге – аны тотарга уңайлы һәм ул озак вакыт матурлыгын югалтмый, әйбәт саклана.  

     

2. Тамчы

Кәләш бәйләменең тагын бер төре – тамчы формасында. Ул бераз күләмлерәк һәм купшырак күренә. Формасы ягыннан ул түгәрәк бәйләмне хәтерләтә, ләкин аска таба очлаеп төшкәнлеге белән түгәрәк бәйләмнәрдән аерылып та тора. Бу аның төп үзенчәлеге. Әлеге бәйләм берничә катлы тукымадан тегелгән туй күлмәгенә менә дигән бизәү чарасы булачак.

     

3. Каскад

Тамчы-бәйләмнең тагын да катлаулы төре – каскад бәйләм. Бу очракта түгәрәк бәйләмнән берничә чәчәк кенә аска төшеп тормый, ә бәйләм тулаем алганда катлы-катлы, озынча формада ясала. Ул купшырак күренә һәм кыйммәтрәк тә була. Бәйләмнең әлеге вариантына туй күлмәгенең иң затлысын сайлаганнар туктала.

    

4. Таяк формасындагы бәйләм (трость, жезл) 

Креатив яшьләр туй кебек җаваплы чарага иҗади карый һәм кәләшләр туй бәйләменең иң үзенчәлекле төрләренә туктала. Ул да булса таяк формасындагы бәйләм. Аны флористлар букет-жезл, букет-трость дип тә атый. Мондый бәйләм тоткан кәләшнең күлмәге, кагыйдә буларак, кыска итәкле (ак булмаска да мөмкин), ә фата ролен эшләпә яисә тере чәчәкләрдән ясалган модалы аксессуар үти.

    

5. Чәчәкле аксессуарлар 

Соңгы елларда флористлар кияүгә чыгучы туташларга тагын да үзенчәлекле бәйләмнәр тәкъдим итә. Хәер, аларны бәйләм дип атау бик үк дөрес тә түгелдер. Дөресрәге, алар кәләшне бизәү ролен үти һәм образны тулыландырып торучы аксессуарлар. Сүзебез тере чәчәкләрдән ясалган җилпәзә, сумка, беләзекләр турында. Бер үк чәчәкләрдән аларга аваздаш итеп чәч каптыргычы, кайма яки муенса ясатсагыз, образыгыз тулы һәм искиткеч матур булыр.

    

    

Туйда кәләш бәйләмен кияүгә чыкмаган кызларга ыргыту гадәте киң таралды. Затлы бәйләмне күккә чөяргә кулыгыз күтәрелмәсә, "дублер" бәйләм ясата аласыз.

Кәләш бәйләмен белгечләр иң нәфис чәчәкләрдән ясыйлар һәм декоратив тасма һәм энҗе ташлар белән бизиләр. Шуңа күрә аның теләсә нинди төре сезне тагын да гүзәлләндереп җибәрәчәк һәм бәйрәмегезне ямләндереп торачак.

"Туйлар.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии