Кәләш букеты ыргытуның да үз йоласы бар

Кәләшнең чәчәк бәйләмен ыргыту йоласы инде безнең халыкта да традициягә керде. Кәләш аркасы белән борылып баса да, әле кияүгә чыгып өлгермәгән кызлар төркеме өстенә чәчәкләрен ыргыта. Чәчәк бәйләмен тотып алган кыз тиздән кияүгә чыгачак!

Шулай да кәләшләребез еш кына кияү бүләк иткән чәчәк бәйләмен истәлеккә алып каласы килә. Ә кунак кызларга ыргыту өчен махсус өстәмә чәчәк бәйләме булдырыла.

Еш кына кәләш үзенең чәчәк бәйләмен әнисенә, әбисенә, яисә кияүдә булган башка хатын-кыз туганына бүләк итә.

Кайсыбер кәләшләр исә, бик каты оялмаган очракта, итәк астында яшеренеп торган аяктагы челтәрле бауны, үзләре йә кияү егетттән чиштереп, кияүдә булмаган кунак кызларга ыргыту йоласы да бар.

Кем батыр, рәхәтләнеп эчке киемне чыгарып селкегез ))
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии