Кемдер Элвин Грейны җырчыга санамый, ә кемдер аңа рәхмәт әйтә

Татар җырлары турында фикерләр күп төрле. Кемнәрдер эстраданы чүп-чар җырлар, өч ноталы көйләр басты дисә, кемнәрдер татарны саклап торучы факторларның берсе дип саный. Кемдер, мәсәлән, Элвин Грейны, гомумән, җырчыга санамаса, кемнәрдер “аңа төрле милләт вәкилләренә татарча җырлар тыңлатканы өчен рәхмәт әйтергә кирәк”, ди.
Кемдер бүгенге эстрада җырлары кешенең зәвыгын боза, ди, кемдер исә телне белмәгәне дә җыр аша татарлыгын саклый, дип саный. Бу бәхәскә керер өчен артык дилетантмын, шуңа дөньядагы музыкага кагылышлы кайбер фикерләрне генә җиткереп үтәсем килә.
 
Инглиз студентлары белән бер эксперимент үткәрәләр. Бер төркем студентлар рэп тыңлый, икенчеләре – авыр рок, өченчеләре җиңел бию көйләрен, дүртенче төркем – кантри, бишенчесе -халык җырларын, алтынчысы – Верди һәм Моцартның классик музыкасын тыңлый. Тыңлар алдыннан һәм азактан махсус тестлар үткәрәләр. Тестларны иң яхшы башкаручылар классик музыка тыңлаган студентлар булып чыга. Алар үзләренең интеллект коэффициентларын 8-9 берәмлеккә арттыралар. Кантри белән халык җырларын тыңлаучыларның IQ лары әллә ни үзгәрми. Ә менә бер сәгать буе авыр рок тыңлаган студентларның уйлау сәләтләре 8, кайбер очракларда хәтта 10 берәмлеккә төшә. Иң начар нәтиҗә барыбер әле аларда түгел. Сәере шул: 12-13 берәмлеккә үзләренең уйлау сәләтләрен начарайган төркем сәгать буе рэп тыңлый! Ничек инде диярсез сез? Рэп – иң җиңел музыка бит инде, рок түгел!
 
Ә эш болайрак  тора икән. Алман психологы, профессор Б.Раух үзенең “Тавыш агуы” хезмәтендә болай ди:” Кеше организмы өчен ритмы, ешлыгы һәм интенсивлыгы ягыннан иң җимергеч тавышны рок- төркемнәр “тудыра”.Түбән ешлыктагы (15-20 герц) көчле басым белән озатылып баручы секундына секунд ярымлык ритмлы бәрү кешедә экстаз тудыру сәләтенә ия. Ә шул ук ешлыктагы, ләкин секундына ике бәрү белән тудырылган тавыш кешене наркотик транс белән чагыштырып булырлык транска кертә. Хәтта югары белән түбән ешлыкларның чамасыз күп булуы кеше миен җәрәхәтләгән очраклар да билгеле.Тавыштан контузия алу, тавыштан “пешү” – болар бар да рок-музыка өлкәсенә карый. Мондый музыка стресс-гармоннар бүлеп чыгара, ә алар үз чиратында мидә сакланган мәгълүматның бер өлешен “сызып ташлый”. Нәтиҗәдә яшүсмер үзе белән ни булганын онытып кына калмый, аның шәхес буларак деградациясе башлана”. Димәк, бер сәгатьлек түбән ешлыктагы, күп очракта минуслы мәгълүмат ( ә музыка ул шулай ук мәгълүматның бер төре) кешене аңгырайтырга сәләтле икән.Биредә тагын бер нәтиҗә сорала: югары ешлыктагы музыкаль мәгълүмат исә кешенең аң-белем сәләтләрен үстерә, тирәнәйтә булып чыга.
 
Аңлашылды кебек, иң түбән һәм иң югары ешлыкларны көчле тавыш белән кушучы рокның организмга тәэсире нык тискәре. Бу турыда белгечләрнең фикере күп очракта тәңгәл килә. Хәер, кешегә тискәре эмоцияләрдән котылырга кирәк булса, рокның уңай йогынтысы турында әйтүчеләр дә бар, кеше үзенең агрессивлыгын музыка тыңлаганда чыгарып бетерә. Ә рэп? Гап-гади текстлы примитиврак көйне тыңлау тагын да начаррак тәэсир итүенә ышануы да кыен. Күпчелек белгечләр исә мондый музыка кешене төшенкелек халәтенә кертергә сәләтле дип саный. Әлбәттә, дөрес текстлы җыр икән, хәтта уңай мотивация алырга да мөмкин, диләр. Ләкин музыкада мелодия азрак булган саен, аның кешенең миенә тәэсир көче дә тискәрерәк икән шул.
 
Л.Толстойның “музыка ул - дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия эш” дигән фикере бар. Кайбер илләрдә моның шулай икәнлеген аңлап эш итәләр булса кирәк. Гитлерның чыгышлары алдыннан дәртле маршлар уйнатканнар, дип язалар. Фюрерның меңәрләгән тыңлаучыны гипнозлау дәрәҗәсендәге сөйләү осталыгының сере шундадыр да, бәлки. Америкада сәүдә залларында тыныч классик көйләр уйнаганда урлашулар азаюын ачыклаганнар. Акрын мелодия сатып алучыларның да темпларын акрынайта, алар әйбер сатып алуга озаграк вакытларын бирәләр. Ә сәүдә үзәгендә кулланучылар күбәебрәк китсә, ритмик музыка куела икән. «McDonald’s” та махсус менеджерның шулай динамик көй белән ритмик көйләрне чиратлыштырып тукланучылар санын көйләве кызык.
 
“Әгәр булачак әниләр тыныч классик музыка тыңласалар, аларның балалары сәламәтрәк туа. Әгәр чәчәк кибетләрендә, оранжереяларда тыныч симфоник оркестр көйләре яңгырый икән, чәчәкләр яхшырак үсә”, - дип яза психолог Сергей Ключников.
 
Шулай да бүгенге көн попса яки рэп сөючеләре ишетергә теләгән сүзне дә әйтүчеләр бар: андый музыканы да тыңларга була! Ләкин ... аз күләмдә һәм тавышы бик көчле булмаганда гына. Онытмагыз: билгеле бер ритмдагы көчле тавыш кешенең аңын “йоклатып” транска кертә, сүзләр турыдан-туры аң астына үтә. Үзегезгә тамчы да ошамаган берәр җырның чүп кенә сүзләрен көйләп йөри башласагыз, шул турыда искә төшерегез. Һәм ... тагын бер эксперимент нәтиҗәләре турында әйтми булмый. Заманча поп-музыканы тыңлаганнан соң, хәтернең 20 сүзне истә калдыру сәләте сизелерлек түбәнәйгән.Тикшерүдә катнашучылар берәр сәгатьтән соң гына нормаль халәтләренә кайтканнар.
 
Ә халык җырлары тынычландыру сәләтенә ия икән.Тирәлекне негативтан арындырып, уңай энергетика белән туендыручы халык җырларының үз миссиясе. “Музыкаль тәрбия – иң көчле корал ул, чөнки ритм белән гармония кеше җанының иң тирән төпкелләренә үтә” дигән грек акыл ияләре сүзләренә өстәп тагын ни дисең?!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии