Керәшен киемнәре кулланган дөньядагы беренче КЛИПны төшердек, ди Александр Сергеев

Яр Чаллы шәһәренең "Таң йолдызы" төркеме егетләре үз җырларына бар хисләрен һәм кичерешләрен биреп, җырлый. Әлеге төркемнең башлап җибәрүчесе Александр Сергеевка берничә сорау бирдек.

- Александр, "Таң йолдызы" төркеме ничек барлыкка килде?

- 2007 елны оештык. Аңа кадәр мин татар дискотекаларында диджей булдым.

- Бүгенге көндә төркемдә ничә кеше?

- Төп солистыбыз икәү. Чыгышлар ясаганда музыкант дусларыбызга мөрәҗәгать итәбез. 

- Үзегез турында бераз сөйләп китсәгез иде?

- Мин керәшен татары. Чиркәүгә йөрим. Керәшен кызын табып, өйләнеп, гаилә корасым килә. Кызганыч, керәшеннәрдә ир балалар күбрәк туа, шуңа да кыз табуы бик авыр. 

- Ә башка  кызлар белән кызыксынмыйсызмыни?

- Минем керәшен татарларының йолаларын бозасым килми. Андый гаиләләрдә халык культурасы бары 20% гына саклана. 

- "Таң йолдызы" төркеменең беренче җыры нинди?

- Беренче җырыбыз "Иртәнге таңнар" исемле. Бу җырның тарихы бик күңелсез. Мин ул чорда татар кызына гашыйк идем, тик аңа керәшен егете кирәк булмады. Аңа карамастан, әлеге җыр яшәргә тиеш дип санадым. 

- "Әнә шул сузең" дигән җырга төшерелгән клипта керәшен халкы киемнәре кулланылган, бу уй кайдан башыгызга килде?

- Әлеге клип керәшен халкы киеме кулланылган дөньядагы беренче клип. Минемчә керәшен татарлары җырлары заманча килеш тә сакланырга тиеш. Керәшен халкы җырларына да заманча ремикслар ясалырга тиеш. "Әнә шул сүзең" дигән җыр беренче шундый ремикс һәм керәшен авылларында оештырыла торган "Крәшен пати" исемле дискотеларын башлап җибәрү өчен этәргеч булды.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии