Киркоров Пугачеваның балалары кемгә охшаганын әйтте

64 яшьлек Алла Пугачева белән 37 яшьлек Максим Галкинның сентябрь уртасында ук ике баласы туганы турында халык әле яңа гына белде.

Игезәк туган балаларга Лиза һәм Гарри дип исем кушканнар. Суррогат ана балаларны инде 18 сентябрьдә үк тапса, хәбәрне туганнары да узган ял көнне генә белгән. Туганда Гарри - 2950 г, ә Лиза 2400 г булган.

Балаларны күргәч, Алла Пугачеваның элеккеге ире Филипп Киркоров Heat.ru порталына болай дигән:

- Кызы бөтенләй Алланың үзенә ошаган. Ә ир бала Галкинны хәтерләтә. Алла күпкә яшәреп киткән, күзләре янып тора.

 

Алдарак хәбәр иткән идек:

Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балалары туды

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.10.2013 16:32:30

якын бара курмэ берук,бабай!
Улгэнче,пенсия курэ алмассын!

10.10.2013 08:48:36

Эби эле 80 яшьтэ дэ бала табып куймаса ярый.

09.10.2013 14:51:26

Эбинен бэби табуы-инди зур куаныч,хэерчелеккэ баткан илебез очен!
Хэзер ин кимендэ 3 ай сойлэнэ торган вакыйга инде бу. Шунын аркасында ничаклы проблемалар куренмичэ,арткы планга кучэр шома гына.

Последние комментарии