Кияү егет өчен туйга киңәшләр
- Кунакларны зәвыгы белән таң калдырыр өчен, кияү егет бәйрәм костюмы кия. Гадәттә, бу - караңгы төстәге рәсми костюм, йә ак жилет һәм ак күбәләк-галстук белән фрак.
- Бүгенге заманда өч төймәле һәм инглизчә якалы озынча смокинг кию дә модага кереп бара.
- Кияү егетнең аягында, һичшиксез, кара оекбаш һәм ботинка була. Оекбаш озын булырга һәм чалбардан ялан аяклар күренеп тормаска тиеш. Ботинканы костюм төсенә карап сайлыйлар.
- Фраклы күлмәктән тыш, жилет белән белән булавкалы галстук та кияргә мөмкин.
- Кияү егеткә күлмәкне, йола буенча, кәләш бүләк итә.
- Күкрәк кесәсеннән ап-ак кулъяулык почмагы күренеп тора.
- Кияү костюмында аеруча игътибар галстукка бирелә. Аны костюм тукымасы төсенә, рәсеменә һәм материалына карап сайлыйлар. Галстук костюм белән бер тонда булырга тиеш: бу - кагыйдә. Тантаналы очракларда ефәк галстук бәйлиләр.
- Костюм сайлаганда фигурагызның пропорцияләрен истә тотыгыз. Кыска буйлы кияүләргә озынча һәм киң янбашлы костюм сайлау килешми. Икеякалы костюм исә тазартып күрсәтә.
- Классик костюм – һәркемгә дә килешә.
- Чалбар озынлыгы аяк киеме үкчәсенең яртысыннан булырга тиеш.
- Бутоньерка йә чәчәк – кияү егете костюмының аерылгысыз бизәге. Аны пиджак якасының сул яктагы төймә тишегенә беркетәләр. Бутоньерка йә чәчәк зур булмаганда гына, туй костюмын бизәп торачак.
- Кияү костюмындагы чәчәкнең кәләш бәйләмендәге чәчәкләр белән туры килү-килмәвен алдан ук сөйләшеп куярга кирәк.
- Кияү чәчен алдан ук кистереп, төзәтеп куярга тиеш.
- Туй алдыннан стоматологка да барып кайту хәерлерәк.
- Туй тантанасында, мәҗлестә, фото һәм видеокамералар алдында үз-үзеңне табигый тоту өчен, бар да тәртиптә булырга тиеш.
Комментарии
Кияу- бары тик кияу генэ, дусларым. Э Кияу егете,егетлэре -,дип свидетельгә хэм анын дус егетлэренэ әйтәләр.
Туйда "кияү" һәм "кияү егете" дигән затлар бар безнең якта. "Кияү егет" дигәнен хәтерләмим.